news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Фирдүс Ибәтуллин истәлегенә хоккей турниры узды

Турнирда Кайбыч җыелма командасы, икенче ел рәттән җиңү яулап, күчмә кубокны үзендә калдыра алды.

 (Кайбыч, 17 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин).“Кеше китә – җирдә якты эзе кала”, дигән сүзләр Олы Кайбыч авылында туып-⁠үскән, игелекле, матур эшләре белән район халкы, гаиләсе, туганнары күңелендә якты истәлекләр генә калдырып, бу дөньядан вакытсыз китеп барган Фирдүс Юныс улы Ибәтуллинга аеруча туры килә. Шулай булмаса, республика районнарының иң көчле хоккей командалары арасында аның истәлегенә икенче ел рәттән турнир үткәрмәсләр иде. Олы Кайбычтагы 26 еллык тарихы булган хоккей командасын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе иде ул. “Кайбыч” боз мәйданына килүчеләрне Фирдүснең тормышын яктырткан баннер каршы алды, дип яза җирле басма.

Әлеге турнирда Апасның үзеннән, шулай ук Йомралы авылыннан, Арча, Аксубай, Тәтеш районнарыннан да командалар килгән иде. Ярышны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты.

– Сезнең барыгызны да Кайбыч җирендә күрүебезгә шатбыз. Әлеге турнирның сәбәпчесе Фирдүс Ибәтуллин, чыннан да, район халкы күңеленә үзенең игелекле эшләре белән кереп калды. Районыбыз оешкач, Кайбыч-Казан маршрутын ачып җибәрүче дә ул булды. Пассажирлары әле дә юксына, сагынып искә ала аны. Кайбыч хоккей командасын оештыруда да башлап йөргән, ярдәмен күрсәткән. Кайбыч хоккеена аның белән бергә нигез салган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллинга, бүген турнирда катнашучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Барлык командалар да матур, гадел уен күрсәтер дип ышанам, – диде ул. – Без дустым Фирдүс белән Олы Кайбыч авылында хоккейны бергә башлап җибәрдек. Ул безнең хоккей командасына төрле яклап ярдәм күрсәтте, башка районнарга ярышка барырга кирәк булса, үз автобусында алып бара иде. Хәзер кече улы Нияз хоккей уйный, димәк, дәвамчысы үсә. Шушы көннәрдә Аксубай районында “Алтын алка” призына республика ярышлары булды, анда безнең команда икенче урынны яулады. Үзебезнең хоккей командасы исеменнән без Ниязга кәшәкә, ә гаиләсенә картина бүләк итәргә булдык, – диде Илдус Вәлиуллин, бүләкләрен тапшырып. Фирдүснең туганы, әлеге турнирның иганәчесе Ринат Сөнгатуллин да оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Бозга беренче булып, Аксубай һәм Йомралы командалары чыкты һәм йомралылар 5:0 исәбенә җиңү яулады. Кайбыч – Арча районнары командалары арасында да уен кискен барды. Беренче периодта Руслан Җамалетдинов исәпне ачып җибәрде. Фәнил Миңнуллин исәпне 2:0 гә җиткерде. Икенче периодта Илгиз Вәлиуллин көндәшләр капкасына өченче алканы кертә алды (3:0). Өченче периодта арчалылардан Илнур Хисмәтов җавап алкасы кертте (3:1). Илназ Сәлахиев һәм Илдар Насыйбуллин исәпне 5:1 гә җиткерде. Арчалылар да озак көттермәде: Илназ Вәлиев белән Илгизәр Мөхәммәдиев исәпне 5:3 итте. Соңгы минутларда арчалылар капкачыны алтынчы уенчыга алыштырды, ләкин бу аларга ярдәм итмәде, Илдус Вәлиуллин алтынчы алканы кертте(6:3). Исәп тагын да югарырак булыр иде, ләкин кайбычлылар капкасын Илнар Якупов, арчалыларныкын Данил Маннапов яхшы саклады. Апас - Аксубай командалары очрашуы апаслылар файдасына 3:2 исәбенә төгәлләнде. Кайбыч -Тәтеш командалары арасында да кискен көрәш барды. Уен башында ук Руслан Җамалетдинов белән Тимур Яруллин, берәр алка кертеп, үз командаларын алга чыгарды. Икенче периодта Руслан белән Илдус Вәлиуллин исәпне 4:0 га җиткерде. Өченче периодта Илназ Сәлахиев – 2, Руслан Җамалетдинов – 2, Фәнил Миңнуллин, Илгиз Вәлиуллин, берәр алка кертеп, исәпне 9 га җиткерде, ә тәтешлеләр нибары бер җавап алкасы кертә алдылар (9:1). Апас - Йомралы командалары арасында кискен уен баруга карамастан, көчләр тигез иде. Шулай да, йомралылылар бер алка кертеп, алга чыкты. Тәтеш - Арча командалары очрашуы арчалылар файдасына 5:3 исәбенә төгәлләнде. Арчалылар Апас командасы белән өченче урын өчен көрәш алып барды һәм, 6:3 исәбенә җиңеп, турнирда өченче урынны алды. Финалда Кайбыч – Йомралы командалары арасында кискен көрәш барды. Шулай да якташларыбыз 3:1 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Кайбычлылардан алкаларны Тимур Яруллин, Фәнил Миңнуллин һәм Илдус Вәлиуллин кертте.

Турнирда Кайбыч җыелма командасы, икенче ел рәттән җиңү яулап, күчмә кубокны үзендә калдыра алды. Йомралы командасы – икенче, арчалылар өченче урында. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре, акчалата бүләкләрне Алексей Макаров тапшырды.

– Безнең команда оешканга нибары ике ел. Шулай да дистә еллар уйнап килүче командаларга каршы тора алуыбыз, өченче урын яулавыбыз белән без бәхетле, – диде Арча командасы уенчысы Илназ Вәлиев.

– Командалар бүгенге турнирда матур уен күрсәтте. Әтиебезне, гаиләбезне хөрмәт итеп килгән барлык командаларга, турнирны оештыручы Илдус абыйга, районыбыз җитәкчеләренә гаиләбез исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм, – диде Фирдүснең олы улы Илназ, командаларга мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100