news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта ел тәрбиячесен ачыкладылар

Олы Тәрбитнең «Карлыгач» балалар бакчасы тәрбиячесе «Ел тәрбиячесе – 2019» республика бәйгесенең муниципаль этабында беренче урынга лаек булды.

Кайбычта ел тәрбиячесен ачыкладылар
kaibicy.ru

(Кайбыч, 2 февраль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова). Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында үткәрелгән әлеге бәйгедә төрле авыллардан килгән алты тәрбияче үзләренең осталыкларын күрсәтте, чыгышларында балаларны яратулары ачык күренде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Муниципаль этап бер теманы чагылдырган ике төрле биремнән торды. Тәрбиячеләр иҗади презентация тәкъдим итте һәм балалар белән берәр чара үткәрде. Аның темасын һәм үткәрү формасын һәр педагог үзе билгеләде.

Нәтиҗәдә, «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Талия Кәлимуллина, Ульянковоның «Кояшкай» балалар бакчасыннан Марина Кармаенкова һәм Иске Тәрбитнең «Гөлбакча»сыннан Гүзәл Вахитова лауреат исемен яулады. Олы Тәрбитнең «Карлыгач» балалар бакчасыннан Гөлназ Гыйбадиева беренче урынга лаек булды.

Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасы логопеды Юлия Сабитова икенче урынны, ә шушы ук балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Әүхәтшина өченче урынны алды.

Лауреатларга һәм призерларга Рәхмәт хатларын мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин тапшырды. 1-2 урыннарны яулаган педагоглар район данын бәйгенең 18 февральдә Лаеш районда узачак зона этабында яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100