Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта буйдакларга пар эзлиләр
Бу көннәрдә Вконтакте сайтында КАЙБЫЧ ТАНЫШУ ҮЗӘГЕ дип аталган төркем эшли башлады.
(Кайбыч, 4 март, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Раилә Хәялиева). Кайбычта буйдакларга пар эзлиләр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина биргән мәгълүматлардан шул билгеле булды: Кайбыч җирлегендә 30 яшьтән кырык яшькәчә булган 264 буйдак, ягъни өйләнмәгән ир-егет һәм шул ук яшьтәге кияүгә чыкмаган 92 хатын-кыз яши, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.
Район мәдәният йортында һәр авыл җирлегеннән буйдакларны, кызларны җыеп танышу кичәсе үткәрүләре дә юкка гына түгел. Авыл саен инде яше кырыктан узып барса да, өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар күп. Бу хәл яшьләрнең үзләрен генә түгел, ата-аналарын, җәмгыятьне дә борчый. Инде кич клубка чыгып танышу яшеннән узганнар,эштән кайталар да бикләнәләр. Бу юлы очрашуга татар авылларында яшәүчеләрне чакырганнар иде, чиратта – рус авылларында гомер кичерүче буйдаклар. Яңа гаиләләр барлыкка килсен, сабыйлар якты дөньяга аваз салсын, демография күрсәткече яхшырсын иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу сүзләрне, җае туры килгән саен, җыелышларда һаман кабатлый. Танышу кичәләрен дә ешрак уздыру бурычын куйды ул. Район җитәкчесе бу мәсьәләне дә үз контроленә алган икән, боз урыныннан кузгалыр дип ышанасы килә. Буйдак егетләрнең күбесе – Олы Кайбычта яши икән. Аннан соң Хуҗа Хәсән, Колаңгы һәм Олы Подберезье авылларында картая буйдаклар.
Районда аерылышучылар саны күп булуы да мәгълүм. Аерылышканда, характерлар туры килмәде, яки кайнанам яшәргә ирек бирмәде дигән сәбәпләр күп яңгырый. Миңа калса, бу сәбәпләр, яшьләр җитди тормышка тиешенчә әзер булмаганда барлыкка килә.Төзелгән гаиләләрне дә җимермичә саклап каласы, аларга да игътибарлы буласы иде. Киләчәктә “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеген нәкъ менә шул юнәлештә алып барырга уйлый. Бу көннәрдә Вконтакте сайтында КАЙБЫЧ ТАНЫШУ ҮЗӘГЕ дип аталган төркем эшли башлады. Теләгән һәркем анда үзе турында мәгълүмат, фото һәм телефон номерын калдыра, башка танышырга теләүчеләрнең игъланнарын да күрә ала, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз