news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта бер хатын-кыз эчкән килеш руль артына утырган

ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдларга еш чыга.

(Кайбыч, 16 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта бер хатын-кыз эчкән килеш руль артына утырган, дип яза район газетасы.

Юл-транспорт хәрәкәте иминлеген саклау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эш алып бару, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган автомобиль йөртүчеләрне барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдларга еш чыга.

Район полиция бүлегенең ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин чираттагы рейдлар нәтиҗәләре белән таныштырды.

– Автомобиль йөртүчеләрнең кайберләре хәзер көндез дә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырудан курыкмый. 30 июньдә көндезге 10 сәгать 20 минутта, Кайбыч – Камыллы автомобиль юлының каты көнкүреш калдыклар полигонына борыла торган юлы янында чит ил автомобиленең юл-транспорт һәлакәтенә юлыкканлыгы ачыкланды. Аның белән Кошман кешесе идарә иткән. Шунысын да әйтергә кирәк, ул июнь урталарында эчкән килеш руль артына утырган өчен безнең кармакка бер капкан иде инде. Беркетмә тутырып, документларын җәмәгать судына тапшырдык. Хәзер аңа ике очрак буенча җавап бирергә туры киләчәк, – диде ул.

–3 июльдә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Кече Урсак авылына юл тоттык. Анда барып җитүгә, каршыбызга килүче машинаны туктаттык. Руль артындагы хатын-кыз Яшел Үзән шәһәреннән кунакка кайткан булып чыкты. Үзеннән спиртлы эчемлек исе дә килә иде. Аңа карата беркетмә төзеп, җәмәгать судына тапшырдык.


Эчкән кешегә, диңгез тубыктан, диләр бит. Аларны автомобиль йөртү хокукыннан колак кагу да, саллы гына күләмдә штраф түләү дә куркытмый, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100