Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта бер баш шартлы терлеккә 12,3 центнер азык берәмлеге туры килә
Район буенча барлыгы 3600 тонна печән, 44 мең тонна сенаж хәзерләнгән.

(Кайбыч, 11 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы хуҗалыкларында малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү буенча кызу эш бара. Бер баш шартлы терлеккә 12,3 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Үткән еллардагы терлек азыгына булган ихтыяҗ бар көчне азык туплауга юнәлдерергә мәҗбүр итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 июльгә хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче катка уру төгәлләнде.
Хәзерге вакытта теземнәргә салынган яшел массаны сенажга салу бара. Район буенча барлыгы 3600 тонна печән, 44 мең тонна сенаж хәзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз