news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта батырлык атналыгы уза

Татарстанда 13-23 февральгә кадәр үткәрелүче “Батырлык атналыгы” патриотик акциясенә Кайбыч укучылары да актив кушылды.

(Кайбыч, 23 февраль, «Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Татарстанда 13-23 февральгә кадәр үткәрелүче “Батырлык атналыгы” патриотик акциясенә Кайбыч укучылары да актив кушылды, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан игълан ителгән әлеге акциянең максаты – үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта, Ватанга тугрылык, гражданлык бурычларын үтәүгә әзер итеп тәрбия ләү. Атналык дәвамында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә патриотик юнәлештәге төрле чаралар үткәрелә.

“Батырлык атналыгы” акциясе кысаларында Чүти, Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит урта мәктәпләре укучылары, “Яшь армиячеләр” отрядлары әгъзалары Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы полиция бүлегенә “Ачык ишекләр” көненә чакырылды. Бу көнне алар белән полиция бүлеге башлыгының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары, майор Сергей Воробьев экскурсия үткәрде. Укучылар полиция хезмәткәрләре шөгыльләнүче тирда да, спорт залында да булды, хокук тәртибе сагында кулланылучы кораллар, саклык чаралары белән танышты, аларны кулларына да алып карадылар. Музейдагы экспонатлар да хокук сакчыларының батыр булулары турында сөйли.

Экскурсиядән соң, очрашу полиция бүлегенең утырышлар залында дәвам итте. – Полиция хезмәткәрләре Ватанга тугры хезмәт итә, героизм, батырлык үрнәге күрсәтә. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан чыгарылган Хәтер китабы республикада эчке эшләр хезмәте оешуның 90 еллыгы уңаеннан чыгарылды һәм анда хезмәт вазифаларын үтәгән вакытта төрле елларда һәлак булган хезмәттәшләребез турында бай мәгълүмат тупланган. Безнең батырларны онытырга хакыбыз юк, алар халык иминлеген тәэмин итү максатында башларын салган, – дип дәвам итте чыгышын Сергей Воробьев. Ул мәктәпләргә Хәтер китабын бүләк итте. Район полиция бүлегенең үз батырлары да бар. Бүлекнең хәзерге хезмәткәрләре – оператив кизү торучылар Радик Бикчәнтәев, Александр Воробьев, Николай Петухов, дежурный ярдәмчесе Сергей Симушкин, полициянең участок уполномоченные Наил Камалов, икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору буенча өлкән опер уполномоченный Радик Хәялиев, сак һәм конвоир төркемендә эшләүче Ильяс Хисамовлар Төньяк Кавказ территориясендә хәрби низагларны җайга салуда, террорчылыкка чик куюда катнашкан. Полиция дә эшләп киткән Вячеслав Ильин, Александр Платонов, Юрий Михайлов, Виктор Коннов, Дамир Гыймадетдиновлар да Төньяк Кавказда үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәгән.

– Әтием Николай Петухов полиция бүлегендә күптәннән эшли инде, шуңа да хезмәтләренең авыр, куркыныч, җаваплы булуы гаиләбезгә яхшы таныш. Әтиебез Төньяк Кавказга хезмәт итәргә киткәч, аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп тордык.Теләгебез тормышка ашты. Анда булган вакыйгалар турында сөйләргә яратмый ул безгә. Ул хәзер дә полиция бүлегендә хезмәтен дәвам итә. Мин әтием белән горурланам. Иң зур теләгем – илебездә беркайчан да кайнар нокталар, сугышлар булмасын иде, – диде Иске Тәрбит авылыннан Юлия. Хәзерге тыныч заманда да батырлык кылучылар эчке эшләр системасы хезмәткәрләре арасында шактый. Алар безнең иминлекне саклый.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Светлана Медведева рәислегендәге Социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә мәктәпләрдә дә Батырлык дәресе үткәрелә. Шул уңайдан районнын барлык мәктәпләрендә дә патриотизм, туган илне яратуга багышланган чаралар узды. Кайбер мәктәпләрдә сугышчы-интернационалистларны кунакка чакырганнар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешкәннәр. Батырлык дәресе үткәннәрне онытмаска, тынычлыкның кадерен белергә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәрдаим ярдәм итәргә, өлкәннәр, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карарга чакыра, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100