news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, ведомствоара исәптә сигез гаилә тора, аларда 13 бала тәрбияләнә.

(Кайбыч, 4 май,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Людмила Путятинская). Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды, дип яза район газетасы.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзаларына еш кына ваемсыз әти-әниләрнең балалары язмышын кайгыртуны үз өстенә алырга туры килә. Чираттагы утырышта әнә шундый әниләрнең берсенә балаларны табу гына түгел, аны вакытында ашатырга, киендерергә, тәрбияләргә кирәклеген кат-кат искәрттеләр. Әгәр дә ана алга таба да балаларын тиешенчә карамыйча, язмыш кочагына ташлап йөрсә, ул дөрес юлга басканчыга кадәр, нарасыйларын вакытлыча приютка урнаштырачакларын әйттеләр. Бу сүзләрдән соң хатын уйга калды, балаларын тиешенчә тәрбияләргә вәгъдә бирде. Яшәү рәвешен үзгәртмәсә, балаларыннан колак кагуы да ихтимал.

“Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге мөдире Гүзәл Галиуллина социаль яктан имин булмаган гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар турында мәгълүмат җиткерде. – Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, ведомствоара исәптә сигез гаилә тора, аларда 13 бала тәрбияләнә. Әлеге балаларның җидесе мәктәптә укый, берсе көллияттә белем ала, бишесе – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Алты гаиләдә әти-әниләр спиртлы эчемлекләр куллана, бер гаилә баланың хокук бозуы аркасында исәпкә куелган, берсендә балага карата кырыс гамәлләр кылу теркәлгән, – диде ул. – Беренче кварталда ике гаилә исәпкә куелган, аларда өч бала үсә. Ике гаилә уңай якка үзгәргән һәм исәптән төшерелгән. Ә ике гаиләдә тәрбияләнүче ике бала вакытлыча Чүпрәле районындагы “Җылы йорт” приютына урнаштырылган. Утырышта ведомствоара эш энәсеннән җебенә кадәр анализланды. Полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче кварталында балалар һәм яшүсмерләр катнашында җинаятьләр теркәлмәгән. Комиссиядә балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә күтәрелде. Моңа укытучылар, иң беренче чиратта, әти-әниләр аеруча зур игътибар бирергә тиешлеге әйтелде.

– Хәзерге заманда социаль челтәрләр дә балалар өчен куркыныч тудыра, чөнки анда агрессиягә китереп җиткерә торган төркемнәр аз түгел. Әти-әниләр ул-кызларының интернетның нинди сәхифәләрен ачуын белеп торырга тиеш. Нәрсә белән кызыксыналар, бу алар өчен куркыныч түгелме? – дип ассызыклады комиссия рәисе Фатыйма Бикбова. Күпбалалы, имин булмаган гаиләләрнең проблемалары – яшәү шартларының уңайлылыгы, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка мәсьәләләр комиссия контролендә кала. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә еш кына балаларны әти-әниләреннән якларга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100