news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышы узды

Район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков катнашындагы чираттагы утырыш Олы Подберезье авылында үткәрелде.

(Кайбыч,  21 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина).Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы узды, дип яза җирле басма.

Район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков катнашындагы чираттагы утырыш Олы Подберезье авылында үткәрелде.

Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, утырышны бу авылда уздырулары очраклы гына түгел. Яңа уку елы башлануның беренче көннәрендә үк – 9 сентябрьдә биредә кичке сәгать уннан соң урамда йөргән берничә укучыны ачыклаганнар. Бездә җиде ел элек кабул ителгән «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» гы 71 нче закон укучыларның кичке сәгатьләрдә урамда йөрү вакытын чикли. Бу закон буенча балигъ булмаган яшьтәге үсмерләргә сентябрь-май айларында кичке сәгать уннан соң, июнь-августта кичке сәгать унбердән соң җәмәгать урыннарында, урамда әти-әниләре озатуыннан башка йөрү тыела. Шушы канунны үтәмәгән өчен комиссиягә чакырылган үсмерләр дә, әти-әниләре дә бу хакта яхшы белә. Укытучыларның класс сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында закон таләбен еш аңлатуларын әйттеләр.

– Законда сүзнең нәрсә турында барганлыгы аның исеменнән үк яхшы күренә. Ул балаларның иминлеген тәэмин итүгә, кичке сәгатьләрдә урамда күзәтүчесез, караучысыз калуларын кисәтүгә юнәлдерелгән, – диде Фатыйма Бикбова. –Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләрне булдырмый калу – төп максатыбыз. Бу законның үтәлешен тәэмин итүдә ата-аналарга да зур җаваплылык йөкләнә. Баласының кичке сәгать уннан соң да өйдә түгеллегенә битараф әти-әниләр булмасын иде. Мондый очракларда тиз арада бала белән элемтәгә керергә, телефонын алмаса, иптәшләренә шалтыратырга, эзләргә чыгарга, өйгә кичке уннан соңга калмыйча кайтырга кирәклеген гел искәртергә, кемнәр белән аралашуын белеп торырга кирәк. Төннең күзе караңгы, аларның начар кешеләргә юлыгулары, авыр хәлдә калулары ихтимал. Шуңа да уяулык кирәк, бала иминлегенә берничек тә салкын карарга ярамый.

Нәкъ менә шушы 9 сентябрь төнендә авылда күңелсез хәл була да инде. Күрше авылдан килеп укучы кызны төнге сәгать унберләр тирәсендә машина бәрдереп китә. Әле ярый исән кала, тән җәрәхәтләре белән генә котыла. Комиссиядә башка эшләр дә каралды, үсмерләрнең әти-⁠әниләренә карата административ чаралар күрелде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100