news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта «Балалар илебезне рәсемдә сурәтли» бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар

Бәйгене үткәрү максаты – кече мәктәп яшендәге балаларны тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә сурәтләүгә җәлеп итү.

(Кайбыч, 5 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитетында «Балалар илебезне рәсемдә сурәтли» дип исемләнгән республика бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар, дип яза җирле басма.

Бәйгене үткәрү максаты – кече мәктәп яшендәге балаларны тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә сурәтләүгә җәлеп итү, Россиядә игълан ителгән Игелек һәм волонтерлар елы, Татарстандагы Лев Толстой елы идеяләрен популярлаштыру, иминлекне пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау. Партия лидеры Рушания Лотфуллина җитәкчелегендәге жюри бәйгегә тәкъдим ителгән рәсемнәрне бәяләгәндә теманың ачылышы, рәсемнәрнең матурлыгы, үзенчәлекле булуына игътибар итте. –Дүрт төрле номинация буенча урыннар билгеләгәндә без кайбер рәсемнәргә өлкәннәр кулы керүенә, арада төшерелгәннәре дә булуына, рәсемнәрнең баланың яшенә туры килү-килмәвенә игътибар иттек. Өлкәннәр бары тик юнәлеш кенә бирергә тиеш. Иң яхшы эшләрне бәйгенең республика этабына җибәрәбез. Анда дәрәҗәле рәссамнар бәя бирәчәк. Алар бер карау белән үк рәсемне бала үзе ясаганмы, юкмы икәнен аерачак», – диде Рушания Лотфуллина.

“Лев Толстой хикәяләре һәм әкиятләрендәге яраткан героем” номинациясендә беренче урынга Надеждино мәктәбеннән Евгения Кузьмина һәм Олы Подберезьедан Нина Кошкина лаек булды. Икенче урын Борындыктан Камилә Ганиева һәм Айсылу Әбләизовага бирелде. Өченче урында – Кече Кайбычтан Данияр Әбделхәеров һәм Зәлидә Низамиева. Федоровское мәктәбеннән Артем Филин махсус призга лаек булды. “Без – имин юллар өчен!” номинациясендә Борындык мәктәбеннән Булат Габитов җиңүче. Федоровскоедан Анастасия Шебалова белән Иске Тәрбиттән Элиза Моисеева икенче урынны яулады. Өченчедә – Кече Кайбыч авылыннан Миләүшә Ярхәмова һәм Гүзәл Абдуллина. “Минем илем – минем җаваплылыгым!”номинациясендә дә җиңүчеләр икәү – Кошман мәктәбеннән Айсылу Фәйзуллина һәм Сөмбел Фатыйхова. Икенче урынны да әлеге мәктәп укучылары Айзилә Закирова һәм Айзат Саттаров яулады. Өченче урын Олы Тәрбиттән Дарья Саванина һәм Кошманнан Зәйнәп Насретдиновага бирелде. “Волонтер булу – шәп!” номинациясендә Олы Подберезье мәктәбеннән Светлана Шулаева беренче урынны алды. Бәрлебашы мәктәбеннән Азалия Сибгатуллина һәм Зәринә Хәсәнова икенче-өченче урыннарны бүлеште. Шул ук мәктәп укучысы Матвей Калаев - дүртенче урында.

Республика турына йомгак июнь аенда ясалып, җиңүчеләр 12 июнь, Россия көнендә бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100