news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына йорт тапшырылды

Йортны тапшыру тантанасында җитәкчеләр, төзүчеләр катнашты.

(Кайбыч, 8 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Гомере буе Кайбыч районы Кече Подберезье авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Артамонов гыйнвар аенда арабыздан мәңгелеккә китеп барды . Ә йортны барыбер төзеделәр, ветеранның тол калган хатыны Мария Артамонова өчен Олы Кайбычта бөтен уңайлыклары булган өй сафка басты, дип яза җирле басма.

– Сезнең кебек мин дә шатлыклы хисләр кичерәм. Чөнки Кайбычыбызда тагын бер тыл хезмәтчәненең торак шартлары яхшырды, Шәүкәт Галиев урамында матур йорт барлыкка килде, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. –Бу йорт Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак -коммуналь хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” программасы ярдәмендә төзелде. Сугыш ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын кайгырту юнәлешендәге шундый программа өчен без Россия Президентына да, Татарстан Президентына да рәхмәтле булырга тиешбез. Әлеге йортта балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, рәхәтләнеп яшәгез. Фронтта снайпер, радист булган Сергей Николаевичка бу бәхетле көннәрне күрергә язмаса да, рухы шаттыр. Әлеге зур бүләкне – яңа йортны ул сезгә калдырып китте. Без ветеранны гел яхшы яктан гына искә алабыз.

Төзелеш эшләрен алып барган “Вика” җәмгыяте директоры Фәнис Хәйруллин да 85 яшьлек Мария Артамоновага яңа йортның ачкычын тапшырды.

– Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары өчен йортлар салу программасы эшли башлаганнан бирле без Кайбычта, бүгенгесен дә кертеп, 27 өй төзедек, – диде әле шушы көннәрдә генә Президентыбыз Указы нигезендә “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган Фәнис Хәйруллин. – Төп максатыбыз – төзелеш эшләрен сыйфатлы итеп башкару, чөнки без салган йортларда бүгенге бәхетле тормыш өчен көчләрен кызганмаган иң кадерле кешеләр яшәячәк бит.
Яңа йортта кунакларны каршы алучылар арасында Артамоновларның өч кызы, кияүләре, оныклары да бар иде.

– Кайбыч районы җитәкчелегенә рәхмәтебез бик зур безнең. Бу программа буенча башка ветераннар әллә кайчан яңа йортлы, фатирлы булды инде. Соңга калуыбызның сәбәбе үзебездә.Туксанынчы елларда әти-әниебез үз акчаларына Волжск шәһәрендә башта йорт сатып алган иде, аны алыштырып, яңа фатирлы булдылар, шунда пропискага да керделәр. Әмма бер генә көн дә шәһәрдә яшәмәделәр, Кече Подберезьедан бер кая да китмәделәр, – диде кызы Татьяна Сергеевна. –Ул чакта тормышлар авыр иде бит, хезмәт хакларын да әллә ничәшәр ай бирмәделәр. Без шәһәрдә торгач, гел әйтә килделәр: авылдан беркая да китмибез, мал асрап, яшелчә үстереп, сезгә ярдәм итәбез. Югыйсә, барыбыз да җитеш тормышта яшәдек, аларның ярдәменә беребез дә мохтаҗ түгел идек.Авылдан китмәскә алар уйлап чыгарган бер сәбәп кенә иде бу. Берничә ел элек Кече Подберезьеда пропискалы булдылар. Кайбычта җитәкчеләр шушы программага керергә тәкъдим иттеләр, рәхмәт. Әти-әниебезнең 60 ел элек төзелгән иске йортта яшәүләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе күреп китте. Сүзендә торды: әниебез йортлы булды!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100