Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта аз керемле гаиләдәге балаларны гаджетлы итү акциясенә кушылдылар
Уку йортларын дистанцион укуга әзерләү һәм балаларны интернет ресурслар белән тәэмин итүне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси контролендә тота.
(Кайбыч, 4 апрель, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары»). Кайбыч районында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре балаларга гаджетлар бүләк итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
6 апрельдән район укучылары дистанцион укуга күчә. Моның өчен аларның гаджетлары һәм интернетлары булырга тиеш. Уку йортларын дистанцион укуга әзерләү һәм балаларны интернет ресурслар белән тәэмин итүне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси контролендә тота. Әмма һәр гаиләнең дә гаджет алу мөмкинлеге юк. Шул сәбәпле, мәгариф бүлеге бу проблеманы хәл итү белән шөгыльләнә.
«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән „Запас гаджетыңны үз мәктәбеңә бир“ акциясен игълан иттек. Районда яшәүчеләргә, мәктәпне тәмамлаучыларга, хәйриячеләргә, якташларга акциядә катнашуларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Өйдә кирәк булмаган ноутбук, планшет, смартфон һәм башка электрон чаралар балаларга дистанцион укуда ярдмә итәргә мөмкин», — диде мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин.
Ул Олы Кайбыч мәктәбе укучысына смартфон бүләк иткән иде.
«Запас гаджетыңны үз мәктәбеңә бир» акциясендә катнашырга теләүчеләр үз мәктәпләренә яки 2-15-76 һәм 2-10-46 телефоннары буенча мәгариф бүлегенә шалтырата ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз