Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта авыл яшьләре арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы уенының ярымфиналы узды
Һәр зонада да авыл җирлекләреннән дүртәр команда катнашты.
(Кайбыч, 24 март, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Илүзә Сафина). Кайбычта авыл яшьләре арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы уенының ярымфиналы узды. Район бәйгесе өч зонада – Колаңгы күпфункцияле үзәгендә, Кече Кайбыч һәм Олы Подберезье мәдәният йортларында уен-көлке белән үтте. Чараның төп максаты - яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, талантларны барлау һәм уен аша аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.
– Әлеге уен безгә мәктәп елларыннан ук таныш. Ул Казан, Буа шәһәрләрендә даими үткәрелеп килә. Алардан үрнәк алып, яшьләребез арасында уенны популярлаштыру ниятеннән без дә районыбызда уздырырга булдык, – диде жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.
Һәр зонада да авыл җирлекләреннән дүртәр команда: беренчесендә – Кече Мәмедән – “3Д”, Колаңгыдан – “Бишлек”, Федоровскоедан – “Елмаю”, Мөрәледән – “Мөрәле стайл” икенчесендә – Надеждинодан – “Надежда”, Ябалактан – “Кече БәрЛямур”, Багайдан – “Безнең авыл кызлары”, Кошманнан – “Кошман стайл” командалары катнашты. Ә өченче зонада Олы Кайбычтан – “БКСП”, Борындыктан – “Балан катыклары”, Хуҗа Хәсәннән – “Әфлисун төсле кояш”, Иске Тәрбиттән – “Патриот” командалары никадәр сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Сәламләүдә һәр команда үз исемен ачып бирергә тырышты. Әйтик “3Д” төркеме 3Д күзлек, телевизор, мәктәп, укытучы белән укучы мөнәсәбәте турында шаяртты, ә “Елмаю” төркеме бию һәм җыр аша үзләрен таныштырды. “Бишлек” исә авыл җирлеге һәм аларның яшәеше, гаилә тормышы кебек темаларга шаян мәзәкләрне сәхнәдә күрсәтте. Надеждинодан беренче булып чыгыш ясаучылар исемнәрен дә “Надежда” дип атаганнар. “Кече БәрЛямур” командасы капитаннары Кадрия Әхтәриева турында шаяртты. Егетләрдән генә торган әлеге команданы Кадрия үзе туплаган. “Кошман стайл” авыл яшьләре арасындагы дус мөнәсәбәтләр, аларның тормышындагы кызыклы вакыйгаларны тасвирлады. Шәһәрдән авылга кайтып, бәрәңге, яшелчә алып китүчеләрдән дә көлде алар. Ә “Безнең авыл кызлары” командасында җиде хатын-кыз катнашты. Алар авылдагы гүзәл затларның тормышын юмор аша чагылдырды. Мәсәлән: фермада эшләүче ханым, аңа бүләк ителгән гламур журналын озак карагач та ошатмыйча, үзебезнең район газетасы “Кайбыч таңнары”н укырга һәм аңа язылырга киңәш бирде. – Яшьләр арасында үткәрелүче уен кызык һәм күңелле була, шуңа күрә аңа кушыласым килде. Шаяннар һәм тапкырлар клубында көллияттә укыганда да катнашканым бар. Уйнаучылар күп булган саен, уен кыза бара. Бәйге башланыр алдыннан гына безгә җиңү кирәкми, дип уйлаган идек, ә инде уен барышында җиңү теләге кабынды, –дигән фикерен җиткерде Кече Кайбыч егете Айнур Низаметдинов.
“Кошман стайл”ның капитаны Рушан Сайранов сүзләре буенча, уенга сценарийны алар бергә төзегән, һәр уенчы үз идеясен ирештергән.
– Без нәкъ менә үзебезнең авыл яшьләренең тормышын мәзәккә әйләндереп күрсәттергә тырыштык, – диде ул.
Олы Подберезье зонасында да уен кызыклы барды. “Әфлисун төсле кояш” командасы костюмнары белән әллә каян балкып, күренеп торды. Әйтерсең лә кулларына чын “кояш” тотканнар. Ә менә “Балан катыклары”ң исеме тарихка барып тоташа. Нәкъ менә Борындыкта элек-электән баланнан катыклар ясаганнар. Мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова сүзләре буенча, алар күлмәкләрен дә махсус тектергән. “БКСП”, ягъни Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы киләчәктә районны мегаполис итеп күз алдына китерә.
– Сәхнәдә бик матур уен күрсәттегез. Ул районыбыз яшьләрен бергә җыйды һәм сезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегегезне күрсәтте, –диде Фатыйма Бикбова катнашучыларны Мактау кәгазе белән бүләкләгәндә. Нәтиҗәдә, иң югары балл җыеп, һәр зонадан икешәр команда финалга чыкты. Алар Кече Мәме, Федоровское, Кошман, Ябалак, Олы Кайбыч, Борындык авыл җирлекләреннән.
КВН катнашучысы буларак, минем фикерем шундый: әлеге уен яшь буын өчен әһәмиятле. Бер яктан, ул кызыклы, ә икенче яктан, тиз арада фикерли белү сәләтен тәләп итә. Уен авыл яшьләрен берләштерә, тагын да якынайта, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз