news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слеты узды

Район башлыгы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Кайбыч, 20 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слеты узды. Әлеге слетка “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче, икенче, өченче филиалларыннан ике йөзләп хезмәт алдынгысы җыелды, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тынгысыз хезмәтләре өчен  эшчеләргә  чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

-Безнең район икътисадында агросәнәгать комплексы зур роль уйный, чөнки Кайбыч - авыл хуҗалыгы районы. Башкарган хезмәтләре өчен мин игенче-механизаторлар, терлекчеләр алдында түбәнчелек белән баш ияр идем. Сез мактау һәм хөрмәткә лаек кешеләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек коллегиясе дә әле шушы көннәрдә генә узды. Анда яңгыраганча, агросәнәгать комплексында эш нәтиҗәләре буенча Кайбыч беренче унлыкта, ягъни тугызынчы урында. Әлеге уңышыбыз белән барыгызны да кайнар котлыйм. Әмма безнең алда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча зур бурычлар тора әле. 

Район башлыгы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. “Ак Барс” холдингының агросәнәгать комплексы департаменты директоры Камил Галиев Кайбыч хезмәтчәннәренә яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде, алдынгыларны бүләкләде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100