news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта армиягә китүче егетләр өчен очрашу узды

Быелгы көзге чакырылышта районнан 26 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш.

(Кайбыч,  27 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Көзге чакырылышта илебез сагына китәчәк Кайбыч егетләре белән чираттагы очрашу да тантаналы төстә узды. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин әйтеп узганча, Россия оборона министры Сергей Шойгуның агымдагы елның 1 октябреннән Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш башлану турындагы боерыгы дөнья күрде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин егетләргә хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. – Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәп кайтыгыз.Бабаларыбыз, әтиләребез дә илебез сагында торган, инде хәзер сезнең чират җиткән. Буыннар алмашы шулай дәвам итә, –диде ул. – Район оешканнан бирле егетләребез хезмәт иткән хәрби частьләрдән әти-әниләре адресына бары Рәхмәт хатлары гына килде, солдат исеменә тап төшермәделәр. Сез дә, алар традициясен дәвам итеп, хәрби хезмәтне төгәл үтәрсез дип ышанам. Бер ел вакыт сизелмичә дә үтә, уңышлар сезгә, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Әти- әниләрегезгә сабырлык телим.

Совет Армиясе сафларында утыз елга якын хезмәт иткән отставкадагы майор, райондагы яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Илһам Хөснетдинов та егетләргә киңәшләрен бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100