news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта армиягә китүче егетләр белән очрашу үтте

Бу язгы чакырылышта 29 егет солдат формасы кияргә җыена.

(Кайбыч, 20 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районында яз-көз айларында Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак егетләр белән тантаналы очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы шимбә көнне үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова әйтүенчә, бу язгы чакырылышта 29 егет солдат формасы кияргә җыена.

Район Советы бинасының актлар залында үткән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, яшь армиячеләр хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов, хәрби бурычын Германиядә үтәгән Хәбир Нәбиуллин, егетләрнең әти- әниләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Очрашу кичәсен мәдәният хезмәткәрләре алып барды, хәрби темага җырлар яңгырады. Федоровское урта мәктәбенең яшь армиячеләре, биючеләре чыгыш ясады.
Булачак солдатларны, әти-әниләрен сәламләп Альберт Рәхмәтуллин, Илшат Паймурзин, Илһам Хөснетдинов, Хәбир Нәбиуллин чыгыш ясады.

Очрашу барышында район газетасы битләрендә “Яшь армиячеләр” хәрәкәте эшчәнлеген даими яктыртканы өчен “Кайбыч таңнары” газетасының баш редакторы Луиза Сөнгатуллинага, “Яшь армиячеләр” отрядлары координаторлары - Федоровское һәм Иске Тәрбит мәктәпләре укытучылары Ольга Сахарнова, Лариса Камышовага Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100