news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Урак батырына Рәхмәт хаты, премия, берьюлы ике күчмә байрак тапшырдылар.

Кайбычта алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 30 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирада Сайранова). Бүгенге көндә Кайбыч районында барлык мәйданнарның 70 процентында диярлек урып-җыю эшләре башкарылды. Республика көне алдыннан кырларда эшләүче алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, көннәр яңгырсыз торса, уракны сентябрьнең беренче көннәрендә тәмамларга тулы ышаныч бар.

Хезмәт алдынгыларына бүләкләрне Альберт Рәхмәтуллин белән бергә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов тапшырды. Бу юлы “Гөбенә” агрофирмасыннан Альберт Лазарев район буенча иң алдынгысы булып танылды. Ул «Класс-Мега» комбайнында 23 августка 10376 центнер ашлык суктырды.

Урак батырына Рәхмәт хаты, премия, берьюлы ике күчмә байрак тапшырдылар. Беренче байрак район лидеры булганы, икенчесе агрофирма буенча иң күп ашлык суктырганы өчен бирелде. Альберт Лазарев узган ел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” бәйгесе җиңүчеләре арасында иде.

“Алтын кырлар” агрофирмасында Вячеслав Туртыгин алдынгылыкны үз кулында нык тота. "Класс-Мега" комбайнында 9267 центнер ашлык суктырган хезмәт алдынгысы белән барысы да горурлана. "Класс-Тукано" комбайнчылары арасында барган ярышта “Дубрава” агрофирмасыннан Айрат Сафиуллин җиңүче дип табылды.

Аның исәбендә – 9163 центнер ашлык. "Под-березье" җәмгыятеннән комбайнчы Михаил Торхеев та кырда һәр минутның кадерен белеп эшли. "Туган як-Агро" җәмгыятеннән Фәнис Бикбов 4739 центнер ашлык суктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100