news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта агросәнәгать комплексында машина паркының торышы буенча зона киңәшмәсе үткәрелде

Анда Иделаръягы районнарыннан 130дан артык авыл хуҗалыгы белгече катнашты.

(Кайбыч, 25 декабрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары»,  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта агросәнәгать комплексында машина паркының торышы буенча зона киңәшмәсе үткәрелде. Күрше районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлары Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортына җыелды. Бу көнне анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында машина-трактор паркының торышы һәм 2018 елга бурычлар” дигән темага киңәшмә үткәрде, дип яза җирле басма.

Игенче хезмәте шундый инде ул: урак язмышын хәл итүгә үк киләсе ел уңышы турында кайгырта башлыйлар. Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча Россия күләмендә лидерлар сафында булуының сере дә тармакка игътибарның Президентыбыз дәрәҗәсендә югары булуында. Быел биш миллион тоннадан артыграк икмәк үстерелүе шуный раслый. Бу– авылны кайгырту, аңа төрле дәүләт программалары белән ярдәм итү, техник яктан ныгытуның матур нәтиҗәсе. Әлеге киңәшмәдә2018 елда да уңдырышлы туфрактан мул уңыш үстерү, моның өчен алшартлар тудыруга багышланган иде. Сүз дә юк, кырлардан югары уңыш алуда иң элек кеше факторы зур роль уйнаса, икенчедән, техниканың җитәрлек һәм төзек булуы мөһим. Иделаръягы зонасы районнарында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау торышына тулы анализ ясаган аграр министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та игътибарны шуңа юнәлтте. Киңәшмәнең пленар утырышын алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта бу тармакны үстерүгә игътибарның зур булуын һәм моның ирешелгән нәтиҗәләрдә чагылыш табуын әйтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров чыгышыннан күренгәнчә, хуҗалыкларда 200 ләп трактор, 50 комбайн исәпләнә. Машина-техника паркларында ремонт алып бару өчен механизаторларга уңайлы шартлар тудырылган. Бүгенге көнгә тракторларның техник әзерлеге 61 процент, тырмалар тулысынча ремонтланган, чәчкечләрнең – 73, культиваторларның 70 проценты әзерлек сызыгында. “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалында да ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Калган хуҗалыклар чәчкечләр, культиваторлар ремонтлауны Яңа елга кадәр төгәлләргә җыена.

Эшлекле очрашуда төрле компанияләр вәкилләре үзләрендәге техника, аларга запас частьләр белән таныштырды, ремонт хезмәте күрсәтү турында сөйләде, майлау материаллары тәкъдим итте. Киңәшмәнең практик өлеше Хуҗа Хәсән авылындагы ындыр табагында, машина-трактор паркында үтте. Анда авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклыкка куелышын, ремонт эшләре барышын карадылар. – “Дубрава” җәмгыятенең өч филиалында да техника ангарларга урнаштырылган. Мин биредә агрофирма җитәкчесе булып эшләгәндә үк, бу практика кертелгән иде. Ачык һавада торган техникага караганда, ангарларда аның сакланышы яхшырак, – диде Альберт Илгизәрович, техниканың саклыкка куелышына югары бәя биреп.

“Арча төбәк үзәге” җәмгыяте директоры Данил Фәссәхиев киңәшмәдә катнашучыларга алты цилиндрлы дизель двигателен ремонтлау үзенчәлекләре турында сөйләде. “Дубрава” җәмгыятенең баш экономисты Алмаз Хәммәтшин авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаган өчен эшчеләргә хезмәт хакы түләү бәяләре белән таныштырды.Механизаторларның хезмәтен тиешенчә бәяләп, кызыксындыру чаралары күрү, премияләр бирү тагын да яхшырак эшләргә стимул ул. – Кайбычлылар киңәшмәгә җитди әзерләнгән. Без сездә беренче тапкыр гына түгел, һәр эшне җаваплылык тоеп башкаруыгызны беләбез. Быел 100 мең тонна ашлык үстердегез, киләсе елларда да уңышлар насыйп булсын. Бу ел безнең өчен дә уңай булды, бөртеклеләрдән дә, шикәр чөгендереннән дә яхшы уңыш алдык, – диде Апас районының “Свияга” җәмгыяте директоры Марат Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100