news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта агрофирмалардан кала терлек азыгы хәзерләүгә керешмәгән хуҗалыклар бар

Заволжье” агрофирмасының Борындык филиалында үткән киңәшмәдә хәлдән чыгу юлларын эзләделәр

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Заволжье” агрофирмасының Борындык филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмәдә узды, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
– Күпьеллык үлән кырларында яшел масса өлгерде. Бүгенге көн¬дә агрофирмалардан ка¬ла терлек азыгы хәзерләүгә кереш¬мәгән¬ хуҗалыкларда бар. Кояшлы көн¬нәр көтеп яткан хуҗалыклар быел да терлек азыксыз калырга мөмкин. Чөнки киләсе атнага һава торышы буенча мәгъ¬лүмат¬лардан кү¬рен¬гәнчә, яңгыр яумаган көн¬нәр юк диярлек. “Заволжье” агрофирмасында бы¬ел 4 мең гектар мәй¬данны азык культуралары били. Алар яң¬гыр яумаган һәр минутын фай¬даланып калырга тырыша. Шуңа күрә, 500 гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне урырга өлгергәннәр. Бү¬генге көндә Федоровское филиалында бер сенаж базы тутырылган инде. Борындык филиалында сенаж салу бара. Димәк, эшне оештыра белгән ке¬шегә мөмкинлекләр бар. Алар узган ел да, бик кыен булса да, читтән терлек азыгы ташымады. Быел да мул азыкка йөз тотып эшлиләр, – диде киңәшмәне алып барган район башлыгы Җәүдәт Гаффаров.
Агрофирма җитәкчесе Айрат Фатыйхов әйтү¬ен¬чә, биредә ике ургыч ике сменада тәүлек әйләнәсе эшли, барлыгы 1030 тон¬надан артык сенаж салынган. Яшел масса урып җыелгач, картайган күпьеллык үлән басуларын сөрергә җыеналар.
Хуҗалыклардан “Чекмарев”та, Закиров исемен¬дә¬ге җәмгыятьтә терлек азыгы урып-җыю техникасы әзер түгел.
Район башлыгы хуҗалыклардагы чиста парга калдырылган җирләрнең торышы өчен борчылуын белдерде. Бүген аларны чүп үләннәре баскан. Шул ук вакытта “Зур Колаңгы” җәмгыяте пар җирләрен дүрт тапкыр эш¬кәртүгә мөмкинлек тапкан.
Шулай ук, кукуруз, башка культуралар мәйданнарында чүп үләне хөкем сөрә. Моңа каршы кө¬рәш¬тә үз көчләре җит¬мәсә, “Агрохимсервис” җәмгыяте агулы препаратлар сип¬терү агрегатларын эшкә җигәргә мөмкин. Җәүдәт Рәшитович шулай ук, яфрак¬азык хәзерләү, печәннән кечкенә көл¬тәләр бәйләү, шәхси хуҗалыкларга үз маллары өчен терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсенә тукталды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рифкать Басыйров та терлек азыгы хәзерләү, бөртек урып-җыю комбайннарын, фермалар ремонт¬лау мәсьәләсенә тукталды.
– Нәкъ бер айдан уҗым культураларын урып-җыю башланачак, шуңа бүгеннән үк бөртек урып-җыю комбайннарын ремонтлауга керешү зарур. Терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, хәзер авыл саен шәхси тракторлар, аларның чапкычлары бар. Алар белән туләү мәсьәләсен килешеп, яшел масса уруга җәлеп итәргә була, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100