news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта аерылышучылар кимегән

Иң өлкән пар да никахларын теркәгән: кияүгә – 79, кәләшкә 81 яшь.

(Кайбыч, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Узган ел аерылышучылар саны 26 пар булса, быел 15 пар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева хәбәр иткәнчә, агымдагы елның тугыз аенда Кайбычта 27 пар гаилә корган, узган елның шушы чорында 40 пар язылышкан булган. 

Иң яшь кияүгә – 21, кәләшкә 19 яшь. Иң өлкән пар да никахларын теркәгән: кияүгә – 79, кәләшкә 81 яшь.

Елның иң популяр исемнәре – Аяз, Камил, Әмир, Зилә, Анастасия, Матвей, Руслан. Сирәк һәм гадәти булмаган исемнәр – Евангелина, Эльдана.

40 бала туган – 17 кыз һәм 23 малай (2017 елда – 52). 176 кеше дөнья куйган (89 ир-ат һәм 87 хатын-кыз). Бала тууга караганда, үлем күрсәткече дүрт тапкырга күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100