Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычның ярминкәдә җиңгән мәктәпләре укучыларның “Уңыш” бәйрәмендә акчалата бүләкләнде
Укучылар оештырган ярминкәсендә самавыры кайнап тора, табада чыжлап коймак пешә, яңа гына мичтән чыккан кабак бәлешенә кадәр бар иде.
(Кайбыч, 7 октябрь, «Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта укучылар оештырган ярминкә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уздырганыннан бер дә ким түгел иде. Җәйге каникул вакытында яңа уку елына җитәрлек итеп яшелчәләр, җиләк-җимеш үстергәннәр. Ә “Уңыш” бәйрәме көнне алар комиссия алдында имтихан тотты: һәр мәктәп презентациясен яклады, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Яшелчәләрнең организмга файдасы, укучыларның хезмәт тәрбиясе алуы, туган ягыбызны яратуларын җырлар, шигырьләр аша күрсәттеләр. Кунакчыл да үзләре: самавырлары кайнап тора, табада чыжлап коймак пешә, өстәлләре тәм-томнан сыгылып тора. Яңа гына мичтән чыккан хуш исле кабак бәлешен аш-суга оста кошманлылар пешергән булып чыкты. Жюри бәя куйганда, палаткаларның бизәлешенә генә түгел, мәктәп яны участогында күпме уңыш үстерүләрен, һәр балага ел дәвамына күпме яшелчә туры килүен дә исәпкә алды. Укучылар, укытучылар әкият геройлары, яшелчәләр булып киенеп, кызыклы чыгышларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә мәктәпләр арасында үткәрелгән бәйгедә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе җиңүгә иреште. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров аларга район башлыгы исеменнән диплом һәм 5 мең сумга сертификат тапшырды. Икенче урынны яулаган Чүти урта мәктәбе 3 мең сумлык, ә өченче урынга чыккан Хуҗа Хәсән мәктәбе коллективы 2 мең сумлык сертификатка лаек дип табылды.
Авыл хезмәтчәннәре, укучыларның тырышлыгы ярминкәдә дә ачык күренде. Әйтик, Олы Кайбычтан Хәмит абый Гыйбадуллин, базар бик бай, Ташкенттан кайткан кунагым да бик ошатты безнең ярминкәне, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз