news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Ульянково авылында ашлык урлаган Севастьянова: “Бу беренче һәм соңгы тапкыр”

“Ак Барс Кайбыч” агрофирмасының 2 нче санлы филиалы эшчеләре Колсанов һәм Севастьянова 4 капчык бодай урлаган өчен хөкем ителгән.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районында ындыр табагыннан бодай урлаган ике кеше хөкем ителгән. Район прокуратурасы 45 яшьлек Владимир Колсанов һәм 41 яшьлек Людмила Севастьяноваларга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Алар Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче часте (алдан сөйләшеп, бер төркем кешеләрнең караклык кылуы) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Кайбыч районы прокуроры Руслан Заһретдинов сөйләде.

Ульянково авылы

Колсанов һәм Севастьянова Кайбыч районының Ульянково авылында рәсми төстә язылышмаган килеш, гражданлык никахында яшәүчеләр. Икесе дә “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасының 2 нче санлы филиалында эшли. Быел 26 нчы июль көнне алар, эшчеләрнең төшке ашка киткәненнән файдаланып, алдан әзерләп куйган дүрт капчыкка 156 кг яңа уңыш ашлыгын төягән. Ашлыкның бәясе 1418 сум күләмендә бәяләнгән.

Урланган ашлык

“Севастьянова ашлыкны тутырган, аннары капчыкларны күтәрешеп, Колсанов аларны үз җилкәсендә амбарның тышкы ягына ташыган. Дүрт капчык бодайны алар агач арасына качырып куйган. Шул көнне кичен күрше авылдан Севастьянованың кызы белән кияве кунакка килгән. Караклар кияүнең ашлык артыннан баруын сораган, аңа бодай хезмәт хакы хисабына бирелгән дип аңлатканнар. Кияүләре белән килеп, машинага төяп маташканда, полиция аларны кулга алган. Полиция хезмәткәрләре көндез үк ындыр табагы янында агачлар арасында яшереп куелган ашлыкны күргән булган. Аннары кем килер икән дип каравыллып торганнар. Нәтиҗәдә, кичен капчыкларны машинага төяргә җыенганда кулга алганнар”, - дип сөйләде Руслан Заһретдинов.

Капчыклар шушы урынга яшереп куелган булган

Прокурор Севастьянова һәм Колсановларның үз гаепләрен тануын әйтте. Ашлыкны алар үз хуҗалыгында кулланырга теләгән. Җинаятьчеләр 7 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Аларның хезмәт хакының 10 процент өлеше дәүләт казнасына күчерелә.

“Зур агрофирма өчен 4 капчык ашлык кечкенә зыян һәм, урланган бодай кире кайтарылганлыктан, прокуратура шул хөкем белән ризалашты”, - диде Руслан Заһретдинов. Колсанов элек хөкем ителгән булган - 2015 нче елда җинаять җаваплылыгына тартылган. Аңа мәҗбүри эшләрне үтәү кушылган булган, шулардан баш тартканы өчен 49 көнгә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Җәзасын үтәп, 2016 нчы елның 4 нче маенда азат ителгән.

Урланган ашлык 156 кг булган.

Алар алай эшләргә тиеш түгел иде

“Ак Барс Кайбыч” агрофирмасының 2 нче санлы филиалы җитәкчесе Рифкать Басыйров дүрт капчык ашлык оешмалары өчен зур югалту булмаса да, эшчеләр алай эшләргә тиеш түгел иде, ди. 

Җитәкче Севастьянова белән Колсановның бүгенге көндә дә шул оешмада эшләүләрен, тик аларның мактап телгә алырлык хезмәткәрләр булмавын билгеләп үтте. “Эшкә чыкмый калган вакытлары да була. Нормаль кеше "разнорабочий" булып эшләми инде. Аның даими үз һөнәре була. Өстәвенә, спиртлы эчемлекләр белән дә мавыгалар, шуңа күрә шундый ялгыш адымнарга баралар”, - дип белдерде Рифкать Басыйров. Ул җинаять кылган хезмәткәрләренең 7-8 мең сум акча алып эшләвен белдерде.

"Бодайны акча җитмәү сәбәпле урларга теләдек"

Людмила Севастьянова Ульянково авылында агрофермада 1994 нче елдан бирле эшли. Башта ул сыер савучысы булып эшләгән, хәзер терлек караучы. Колсанов төрле эшләрдә хезмәт куя. “Мин суд карары белән риза. Үз гаебемне таныйм. Хуҗалыгыбызда чеби һәм тавыклар тотабыз. Бодайны шулар өчен кулланырга теләгән идем. Хезмәт хакын 3-4 айга тоткарлап түлиләр”, - дип, Людмила Севастьянова җинаятькә баруын финанс чаралары җитмәү белән аңлатты. “Эшләгәнемә үкенәм. Бу беренче һәм соңгы тапкыр”, - дип ышандырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100