news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның “Туган як-Агро” хуҗалыгы механизаторы туңга сөрүдә өлгерлек күрсәтә

“Туган як-Агро” хуҗалыгында быел 1044 гектар мәйданда туңга сөрү планлаштырылган.

(Кайбыч, 10 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы хуҗалыкларында уңышы җыеп алынган басуларда туңга сөрү дәвам итә. 4 октябрьгә планда каралган 32 мең 600 гектар мәйданның 27700 гектарында эш башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 85 проценты дигән сүз.

“Туган як-Агро” хуҗалыгында быел 1044 гектар мәйданда туңга сөрү планлаштырылган. Бу эштә “К-700” тракторында Фәнис Бикбов өлгерлек күрсәтә. Туңга сөрелгән мәйданнарның саны арта бара.

– Минем тракторчы булып эшли башлавыма 20 елдан артык вакыт үтте. Механизаторлар һәр ел фасылында сезонлы эш башкара. Язгы кыр эшләре барышында чәчүдә, җәйге чорда “Полесье” терлек азыгы уру комбайнында эшләдем. Урып-җыю вакытында “Енисей” комбайнында 8 мең центнерга якын ашлык суктырдым. Хәзерге вакытта “К-700” тракторында туңга сөрәм. Абыем Рәмис Бикбов мине икенче сменада алыштыра, – диде Фәнис.

Быелгы сезонда “Енисей” комбайнчылары арасында ул республикада алдынгылар сафында атлады. Шул уңайдан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелүче премиягә дә лаек булган. Авыл хуҗалыгы шундый тырыш, булдыклы егетләргә таяна да инде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100