Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычның Сосновка авылында үзара салым акчасына яңа күпер төзелде
Авылларның социаль йөзен үзгәртүдә үзара салым акчасының файдасы зур, киләсе елга да шундый мөһим эш башкарырга кирәк, ди район башлыгы
(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Кайбыч районында Сосновка дигән бик матур авыл бар. Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып урнашкан ул. Авыл яныннан бормаланып-бормаланып Гөбенә елгасы ага. “Туган җирем- Кайбычым” китабыннан күренгәнчә, руслар гына яшәүче бу авылга 19 нчы гасырда нигез салынган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры булып эшләгән Анатолий Сластунин (1937-2008) да Сосновкада туып үскән. Хәзерге вакытта авылда 26лап кеше яши, җәй айларында гына авылга кайтып яшәүчеләр дә бар.
Биредә яз көннәрендә характерын аеруча күрсәтергә яраткан Гөбенә елгасы аша менә дигән итеп кечкенә күпер төзеп куйганнар. Материаллары ныклы, шуңа да язгы ташкыннар аны агызып китмәс дип ышанасы килә. Иске басманы сүтәргә өлгермәгәннәр әле, анысы агач-тактадан гына ясалган, су күләме артса, агызып китәсен көт тә тор. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмаревны авыл халкы шушы күпер янында җыелып көткән. Район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, гозерләрен дә әйттеләр.
“Бу басма-күпер безнең авыл халкы өчен бик кирәк, - диде хат ташучы Надежда Варенова. - Авылыбыз Чувашия Респуб¬ликасы белән чиктәш, Канашка барырга туры килсә дә, елга аша чыгып, күрше чуваш авылыннан маршрут автобусына утырып китәбез. Зиратыбыз да юк, соңгы юлга озатканда да, бас¬мадан чыгып, Гришинога алып баралар. Басманы агызып киткән чакларда, көймәне эшкә җигәргә туры килә иде. Татарстанда Су саклау зоналары елында төзелгән күпер халыкка озак хезмәт итсен иде”.
Әлеге күпер халыктан җыелган үзара салым акчасына район торак коммуналь хуҗалыгы идарәсе төзегән.
“Авылларның социаль йөзен үзгәртүдә үзара салым акчасының файдасы зур, Сез биргән акчаны хөкүмәт дүрт тапкырга арттыра. Быел менә шул акчага күпер төзеттек. Икенче елга да сезнең теләкне күздә тотып, авыл өчен шундый мөһим эш башкарырга кирәк”, – ди Альберт Рәхмәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз