Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычның Шүширмә мәктәбен саклап калырга Татарстан Президенты ярдәм иткән
Укучылар яңартылган мәктәпне хәтта танымаган
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Кайбычның барлык мәктәпләрендә дә кичә тантаналы линейкалар узды, укучыларны котларга җитәкчеләр дә килде, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.
Шүширмә мәктәбенең өченче классына укырга килгән Зилә, Рөстәм, Инсаф классларын танымады да. Әле каникулга киткәндә генә мәктәпләре иске иде, алар ял иткән арада төзүче абыйлары аны бик яхшы итеп ремонтлап та куйган. Быел беренче класска укырга кергән Гүзәл, Нияз, Булат, Әнисә яңартылган белем йортында укый башлаячак. Мәктәп мөдире Гөлназ Җәмилова шушы җиде укучыга белем бирәчәк. Аларның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин болай диде: “Балалар саны аз булгач, бу иске мәктәпне ябу турында да фикерләр булган иде. Чөнки күршедәге Борындык мәктәбенә узган ел капиталь ремонт үткәрелде, анда шартлар яхшы. Ләкин ата-аналар теләгебезгә каршы төште һәм без алар фикеренә колак салдык. Кайбычның 25 еллыгына килгән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка Шүширмә мәктәбе турында әйткәч, ул ремонтны финансларга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Авыл мәктәбен саклап калуыбызга үзебез дә шатланабыз”.
Белем көне белән Татарстан Президенты исеменнән котларга килгән Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов та Борындык, Олы Кайбыч, Олы Тәрбит мәктәпләренә кадәр Шүширмәдә булып, укучыларга иң яхшы теләкләрен җиткерде, мәктәпнең, чыннан да, сыйфатлы итеп ремонтлануын әйтеп узды. Мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров укучыларга Татарстан Президенты бүләге – “Мирас угы” китабын, башка бүләкләрен тапшырды. Район башлыгының Кайбычның барлык беренче класс укучыларына әзерләгән бүләкләрен дә укучылар шатланып кабул итеп алды.
Авыл имамы Мансур Баязитов та, балаларга тырышып уку өчен бөтен шартлары булган мәктәпне ремонтлаучыларга рәхмәт, сабыйлар гыйлемле һәм иманлы булып үссен, диде китаплар өләшеп.
Мәктәпне Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзүчеләр ремонтлаган, 120 мең сумлык спонсорлык ярдәме дә күрсәткән.“Яңа юл хуҗалыгы” җитәкчесе Рамил Тимершин ашханәгә электр плитәсе, депутат авылдашлары Илдус Ганиев суыткыч бүләк иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз