news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның “Салават күпере” спорт комплексына Әгерҗедән тәҗрибә уртаклашырга килделәр

Аларны “Салават күпере” комплексы мөдире Җәмилә Сәгыева каршы алды.

(Кайбыч, 17 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта әле ике ел элек кенә сафка баскан “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексының даны республика районнарына да таралып өлгерде. Үзләрендә дә шундый комплекс төзүче төбәкләрдән вәкилләр еш килә монда. Апас кебек күрше-тирә районнардан гаиләләре, дуслары белән бергә бассейнда су коенучылар да күп, дип яза район газетасы.

Әле шушы көннәрдә генә спорт комплексы белән Әгерҗе районыннан танышып киттеләр. Аларны “Салават күпере” комплексы мөдире Җәмилә Сәгыева каршы алды. Делегация составында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Баженова, милек мәсьәләләре буенча урынбасары Эдуард Поносов, “Олимп” спорт-сәламәтләдерү комплексы директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм Гыйбадуллин һәм комплексның баш инженеры вазифасындагы Илдар Мифтахов бар иде.

-Безнең 36 меңнән артык халкы булган Әгерҗе районында шушы көнгә кадәр мондый спорткомплекс юк иде әле. Ниһаять, бездә дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шундый комплекс төзелде. Узган ел фундаменты салынды, быел төзелеш эшләре алып барылды. Аның проекты, кайбер үзгәрешләрне исәпкә алмаганда, нәкъ сездәге кебек. Дизайны да шундый ук, төсе – аксыл-кызгылт. 30 август – Республика көнендә бездә ике объект файдалануга тапшырылачак: “Олимп” спорткомплексы һәм балалар иҗат йорты, – диде Ольга Алексеевна. – Кайбычка визитыбызның максаты – штат расписаниесе, спорт занятиеләре, балалар, зурларны кабул итү тәртибе, нинди түләүле хезмәтләр күрсәтелүе, бәяләр, ягъни, комплексның тулаем эшчәнлеге белән танышу, сездәге тәҗрибәне кабул итеп алу.

Әгерҗелеләр “Салават күпере” комплексының барлык залларын да карап чыкты, тулы мәгълүмат бирүләре, җылы кабул итүләре өчен коллективка рәхмәтләрен белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100