Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычның Олы Тәрбит авылындагы Изге-Троицк чиркәвенә икенче гөмбәз урнаштырылды
Әлеге чиркәү төзелеше 2015 елда башланды, беренче гөмбәзе 2017 елда урнаштырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Кайбыч, 1 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбычның Олы Тәрбит авылындагы Изге-Троицк чиркәвенә икенче гөмбәз урнаштырылды. Әлеге чиркәү төзелеше 2015 елда башланды, беренче гөмбәзе 2017 елда урнаштырылды. Бу турыда җирле басма яза.
Чиркәү янына җыелган авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән Кайбыч районы благочинные Николай атакай Ермолаев дини йолалар буенча иң элек гөмбәзне изгеләштерде. Чарада катнашучылар арасында Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин да бар иде.
Олы Тәрбиттә яшәүчеләр чиркәү төзелешенә сизелерлек ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга аеруча рәхмәтле. Аны төзүдә бөтен авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары да үз өлешен кертте.
Иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр арасында якташлары Радик Драндров та бар. Хәзерге вакытта чиркәүнең эчке эшләрен башкарасы калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз