Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычның Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллык юбилее үтте
Әлеге мәктәп республиканың 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән.
(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Республиканың иң яхшы йөз мәктәбе арасына кергән Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең 180 еллык юбилей тантанасы югары дәрәҗәдә узды. Ике гасырга якын тарихы булган мәктәп бәйрәме аны төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш класс укучылары, ветеран укытучылар, бүген укучыларга белем бирүче педагоглар, авыл халкы, җитәкчеләр катнашында узды. Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде, дип яза "Кайбыч таңнары".
Үзләре белем алган мәктәпләрен, туган авылларын ераклардан сагынып кайткан элеккеге чыгарылышлар белем йорты белән танышуны мәктәптән башлады. Алар гына түгел, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та, класслар, музей, спорт залы белән танышканда, мәктәпнең матурлыгы, төзеклегенә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә бөтен мөмкинлекләре булуына басып ясап, коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерованың көчле педагог һәм җитәкче икәнлеген яхшы беләм”, – дигән иде ул Укытучы һәм укучыга һәйкәл ачу тантанасында. Гомумән, бу көнне Татарстанның атказанган укытучысы, Россия халык мәгарифе отличнигы, югары квалификацияле җитәкче һәм математика укытучысы Фәнзилә Фәһим кызы адресына җылы сүзләр күп яңгырады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та аның эшлекле яклары турында сөйләде, ә юбилейны алып баручы хезмәттәшләре аны зур корабның көчле капитаны дип атады.
"Бүген ачылган һәйкәлдәге укытучы образы яшь күренсә дә, аны Фәнзилә Биктимерова белән дә тиңләштереп була. Апас районында туып-үскән япь-яшь татар кызы 23 яшеннән – 1987 елда Олы Подберезье мәктәбенә директор булып билгеләнә һәм менә 30 елга якын инде аның белән уңышлы җитәкчелек итә. Рус халкының милли йолаларын хөрмәт итеп яшәп, авыл халкы арасында тирән хөрмәт казана ул. Аңа кадәр эшләгән директорларның матур традицияләрен дәвам итүе, алдынгы технологияләр куллануы нәтиҗәсендә бүгенге коллектив мәктәпне Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танытты, иң көчле белем йортына әйләндерде", – диде Альберт Рәхмәтуллин.
Соңгы елларда авылның да социаль йөзе танымаслык булып үзгәрде: мәктәп, мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде, юллар төзелде һәм башкалар. Олы Подберезье кайчандыр район үзәге дә булып торган, бу авылның тарихы тирәндә булуын күрсәтә. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар арасында талантлы кешеләр, хезмәт алдынгылары күп. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче Петр Чекмарев – кече Ватанын хөрмәт итеп яшәүчеләрнең берсе. Райондагы 57 авылда да аның кебек кешеләр булса, авылларда бернинди дә проблемалар булмас иде, дип аңлата район газетасы.
Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен укытучыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, мәктәпкә сертификат тапшырганнан соң, сүз мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировка бирелде. "Бүген авылда яшәүче һәр кеше 180 еллык тарихлы мәктәпләре булуга горурланырга тиеш. Башкалар да тарихларын барлап карады, әмма шул кадәр елларга кадәр барып җитә алмадылар, Ульянково мәктәбе 155 еллык тарихын эзләп тапты. Үткәннәрне барлауда да сез беренче булдыгыз. Республикадагы ике меңнән артык мәктәп арасында берничә ел инде беренче йөзлеккә керә алу чыннан да монда уку-укыту, тәрбия эшләренең югары куелганлыгын раслый. Бүген укытучыларга бүләкләр күп тапшырылды, алар моңа чыннан да лаек", – диде ул.
Мөгаллимнәр бала күңелендә яктылык калдыра, аларны фән дөньясына алып керә. Сәхнәнең бер читендә торучы өстәлдәге шәмнәрне кабызу миссиясе дә иң-иңнәргә бирелде. Ә беренче шәм – балачак шәмен шушы мәктәпне тәмамлаган Татарстанның атказанган укытучысы, 45 ел дәвамында белем биргән, әле хәзер дә мәктәп белән арасын өзмәгән, җирлекнең ветераннар Советын да җитәкләүче Екатерина Елисеевага бирелде. Яшьлек шәмен мәктәпне төрле елларда медальгә тәмамлаучылар кабызса, зирәклек шәмен ветеран-укытучылар, өмет шәмен Фәнзилә Биктимерова, яратуны чагылдыручысын – ата-аналар кабызды. Дуслык шәмен кабызган күренекле якташлары – Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, мәктәп тарихына тукталып, болай диде: "Бүген залда утыручылар арасында безне укыткан педагоглар, класташлар да, балачак дуслары да бар. Мәктәп юбилее барыбызны да берләштерә. Россия буйлап күп йөрим, мәктәпләрдә дә еш булам һәм безнең мәктәп иң яхшысы дип зур ышаныч белән әйтә алам. Бүген монда Россия авыл хуҗалыгы министры, башка җитәкчеләрне алып кайтсаң да бит кызарырлык түгел. Мәктәбебез генә түгел, авылыбыз да иң яхшысы булсын иде. Аны төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк. Авылда яңа йортлар төзелсен, монда күчеп кайтып үз эшеңне башларга, яңа эш урыннары булдырырга кирәк. Мин барыгызга да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә риза. Авыл көнен киләсе елда да үткәрәчәкбез, кунаклар күп булачак. Россиянең Кыр көне Татарстанда уза. Илебезнең төрле төбәкләрендә эшләүче аграр министларның минем авылымны күрәселәре килә. Авылдан читтәрәк куелган зур шатер урынында авыл хуҗалыгы музее оештырмакчы булам. Анда Россиядә игенчелектә кулланылучы барлык тарихи экспонатлар урын алачак. Ераклардан туристлар килеп,тарихыбызны, яшәешебезне күреп китсен".
Тантана ахырында сәхнәгә кулына волейбол һәм футбол туплары тоткан Петр Албутов күтәрелде. Ул Чебоксарда яши, отставкадагы майор. "Мин үзем күршедәге Чувашиянең Яльчик районындагы Аранчеево авылыннан, шушы мәктәпкә җәяү йөреп укыдык. Без, чуваш балалары, биредә рус телендә шәп сөйләшергә өйрәндек. Укуда гына түгел, спортта да уңышлар булсын сезгә", - диде ул.
Ветеран укытучылар хатирәләрен сүтте, авыл үзешчәннәре, укытучылар, укучылар концерт куйды. 180 еллык юбилей күңелләргә кереп калырлык булып узды, дип яза газета.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз