news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Мөрәле мәктәбе укучылары Түбән Новгород шәһәрендә узачак ярышларда катнашачак

Укучылар әлеге хокукка Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә тимераякта йөгерү спорты буенча өйрәнү-⁠тренировка җыеннарында катнашканнан соң ия булды.

(Кайбыч, 26 ноябрь,  "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Тимераякта җилдәй җитез җилдерүче Асия Мадаминова, Карина Җиһаншина, Айнур һәм Айназ Билалиевлар Мәскәүгә тренерлары Фрат Җиһаншин белән берлектә барды. Мәскәү өлкәсенең ачык беренчелегенә тимераякта йөгерү буенча узган ярышта авыл җирлегеннән килгән бердәнбер команда була алар. Тимераякта ел әйләнәсе түгел, ә салкын кыш көннәрендә генә шуучы укучылар үзләренең әзерлекле булулары белән барысын да гаҗәпләндергән. Өстәвенә, тәвәкәлләр дә. Шулкадәр ерак юлга чыксыннар әле. Җәй, көз, яз айларында да шугалак юк дип тормыйлар. Андый вакытта роликлы тимераяклар ярдәмгә килә. Алар җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә, велосипедта да йөриләр. Әнә шулай үзләрен гел спорт режимында тоталар, ярышларга әзерләнәләр, дип яза район газетасы.

– Безгә Россиянең танылган тимераякта йөгерүчеләре Ольга Граф, Ольга Фәтхуллина, Павел Кулижников кебек спортчылар белән бер бозда шөгыльләнү бик ошады. Әлеге танылган спортчылар белән аралаштык, бергә фотога да төштек, – диде өметле яшь спортчы Асия. Гүзәл ханым Мадаминова кызы Асиянең тимераякта шуып, уңышларга ирешүенә гаҗәпләнүен яшерми. – Без үзебез җылы яктан, кояшлы Үзбәкстаннан. Әтиебез Борындыктан, әниебез Мөрәленеке. Башта Мәскәүгә күченеп кайттык, аннан соң Казанга, 2012 елдан Мөрәледә яшибез. Асиянең тимераякта йөгерү белән ныклап шөгыльләнә башлавын күргәч, яшермим, бездә башта «шок» булды. Киләчәк тормышын да спорт белән бәйләргә уйлавын әйтә, – диде ул. – Фрат абыйларына рәхмәтем бик зур. Чөнки ул балаларда спортка кызыксыну уята алды. Үзебез Казанда эшләгәч, авылга ялларга гына кайтырга туры килә. Кызыбыз әниебез янында үсә. Балабызның дәрестән тыш буш вакытының тренировкаларда файдалы узуына шатланыбыз. Спорт белән шөгыльләнә башлагач, ул бөтенләй үзгәрде, җаваплылык хисе артты. Тренировкаларга Буага да, Казанга да йөриләр. Асия авыл мәчетендә гарәп телен дә яратып өйрәнә. Фрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, Коломна шәһәрендә Айназ белән Асия – икенче, Айнур – өченче яшүсмерләр, ә Карина өченче өлкәннәр разрядын раслаган. Хәзер алар Түбән Новгород шәһәрендә декабрь аенда узачак ярышларга әзерләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100