news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә әзерләде

Алар арасында солдат альбомнары, стена газеталары, солдатларның хәрби хезмәттән киеп кайткан формаларына кадәр бар иде.

(Кайбыч, 24 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч мәдәният йорты фойесында район авылларының мәдәният хезмәткәрләре хәрби-патриотик темага күргәзмә әзерләде, дип яза җирле басма.

Китапханәчеләре һәм мәдәният йортлары методистлары тырышкан, күптөрле экспонатлар җыйган. Алар арасында солдат альбомнары, стена газеталары, солдатларның хәрби хезмәттән киеп кайткан формаларына кадәр бар иде. Әлеге күргәзмә белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да танышты һәм уңай бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100