news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Кошман авылында мәдәният хезмәткәрләре очрашуында авыл клубы тарихын барладылар

Әлеге очрашуда авыл клубы тарихы турында мәгълүмат туплап, альбом ясарга дигән фикергә килделәр.

(Кайбыч, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Кошман авылында төрле елларда эшләгән мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу узды, дип яза җирле басма.

Әлеге очрашуда авыл клубы тарихы турында мәгълүмат туплап, альбом ясарга дигән фикергә килделәр.Китапханәче Гөлия Сафиуллина һәм мәдәният йорты методисты «Үткәннәр сагындыра» дип исемләнгән очрашулар циклын башлап җибәрде. Аның чираттагысы төрле елларда Кошман авылы мәдәният йортында эшләп чыгучыларны бергә җыйды. Алар концерт-театрлар, кичәләр үткәргән, спектакльләр куйган чорларны, кызыклы вакыйгаларны хәтердә яңартып, кичәне матур хатирәләре белән бизәде. Очрашу чәй табыны артында барды, абый-апалар гармунга кушылып җырлады. Мәктәп укучылары аларга концерт куйды. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100