news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Кошман авылында илкүләм проект нигезендә балалар бакчасы төзелә

Яңа балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән.

Кайбычның Кошман авылында илкүләм проект нигезендә балалар бакчасы төзелә
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 28 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбычта илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тотучы эшче төркем Кошман авылында “Демография” проекты нигезендә төзелүче балалар бакчасында булып кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәктәп янында өр-яңа балалар бакчасы төзелә. Хәзер инде эчке эшләр генә калып бара.

Бердәмроссиялеләр – район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, партиянең Кайбычтагы башкаручы секретаре Рушания Лотфуллина, белгече Алинә Сираҗиеваны биредә прораб Айрат Яфизов, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, балалар бакчасы мөдире Илһамия Сәлахова каршы алды. Башта яңа балалар бакчасы янында булачак уен мәйданчыгы урынын карадылар, аны төзекләндерү турында сөйләштеләр, ә бина эчендә агарту эшләре бара.

"Кошманда төзелүче бу балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән һәм аның заказчысы – Татарстандагы баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Бүгенге көнгә төзелеш эшләренең 80 проценттан артыгы төгәлләнде инде, объектны 1 августка өлгертергә тиешбез. Балалар бакчасы төзү 75 миллион сумга төшә", – диде Айрат Яфизов. 

Төзелеш белән танышканнан соң, мәктәптә укытучылар, ата-аналар катнашында гаммәви тыңлаулар узды. Анда Рәмис Хәялиев районда илкүләм проекты нигезендә төзелүче объектлар турында сөйләде.

Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина бу балалар бакчасының авыл өчен бик кирәк булуы хакында әйтте. Мәктәпкә урнашкан хәзерге балалар бакчасында урын җитәрлек түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100