news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Колаңгы авылында “Безнең ишегалды” проекты буенча очрашу узды

Йорт янында гына кое бар, бакчага суны шуннан алалар, аны да матурлап, тирәсен төзекләндерергә кирәк икән.

Кайбычның Колаңгы авылында “Безнең ишегалды” проекты буенча очрашу узды
kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kolagydagy-kpfatirly-yort-yanynda-bezne-ishegaldy-proekty-buencha-ochrashu-uzdy

(Кайбыч, 19 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районының Колаңгы авылында күпфатирлы йорт янында “Безнең ишегалды” проекты буенча очрашу узды. Колаңгыга халык фикерен тыңларга җитәкчеләр дә килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кайбычта, шәһәрләрдәге кебек, әллә ничә катлы күпфатирлы зур йортлар бармак белән генә санарлык. Ул йортларның икесе район үзәгендә урнашса, өченчесе – араларында иң “карты” булганы, Колаңгыдагы ике катлы йорт. 

Киләсе елга Колаңгыдагы күпфатирлы йорт тирәсен төзекләндерәчәкләр, чөнки бу проект 2019 елда тормышка ашырыла башлый.

Йорт янында гына кое бар, бакчага суны шуннан алалар, аны да матурлап, тирәсен төзекләндерергә кирәк икән. “Безнең ишегалды” проекты нигезендә ремонтларга рөхсәт булса, аны шул проектка кертәчәкләр. Булмаса инде, башка юлын табачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100