news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычның Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер

Дмитрий Яшин рәислегендәге комиссия предприятиенең барлык ашлык складларын, элеваторны, иген киптерү агрегатларын карап чыкты.

Кайбычның Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер
kaibicy.ru/news/hәbәrlәr/kolagy-ashlyk-kabul-it-predpriyatiese-yaa-uyshny-kabul-itrg-zer

(Кайбыч, 12 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Республикада ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларның быелгы уңышны кабул итәргә әзерлеген тикшерә башладылар. “Казаньзернопродукт” җәмгыятенең Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе әлеге тикшерүне уңышлы узды.

Апас районы басуларында игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Шуңа күрә предприятиегә урып-җыю чорында икеләтә көч куеп эшләргә туры киләчәк.

Дмитрий Яшин рәислегендәге комиссия предприятиенең барлык ашлык складларын, элеваторны, иген киптерү агрегатларын карап чыкты. Нәтиҗәдә, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе 2019 елгы уңышны кабул итәргә әзер дигән актка кул куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot