news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның "Әкият" курчак театры "КИТ" Халыкара бәйгесендә медаль яулады

Казан шәһәрендә үткәрелгән әлеге бәйгедә Россия һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән балалар катнашты.

(Кайбыч, 23 декабрь, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче "Әкият" курчак театрының яшь талантлары "КИТ" Халыкара бәйгесендә медальгә лаек булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Казан шәһәрендә үткәрелгән әлеге бәйгедә Россия һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән балалар катнашты.

Бәйгедә катнашучылар "Эстрада вокалы", "Хореография", "Халык вокалы", "Сынлы сәнгать", "Театр", "Нәфис сүз" номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
"Әкият" курчак театрының иҗат коллективы "Театр" – "Курчак театры" номинациясендә өченче яшь төркемендә чыгыш ясады. Алар "Төремкәй" әкиятен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының актерлык осталыгы бүлеге мөдире Татьяна Корнишина яшь талантлар чыгышына югары бәя биргән.

Соңыннан жюри һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл артында бәйге барышында күрсәтелгән спектакльләр буенча фикер алышу үткәрелгән. Яшь артистлар әлеге бәйгедән беренче дәрәҗәдәге лауреат дипломы, кубок һәм "КИТ" Халыкара бәйгесенең медальләре белән кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100