news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Кече Мәме авылында яшәүче гаилә дәүләт ярдәмендә мини-ферма төзегән

Фермерларны сөтне арзан бәядән җыю мәсьәләсе борчый.

(Кайбыч, 3 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Кайбычның Кече Мәме авылында яшәүче Малахаевлар гаиләсе дәүләт ярдәмендә мини-ферма төзегән. 2006 елда дәүләттән субсидия алып эш башлаганнар, дип яза җирле басма.

– Белемем буенча фельдшер мин. Үзебезнең авылның балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләдем, – диде ул. – Анда кыскартуга эләккәч, агрофирмага мал табибы булып урнаштым. Тормыш иптәшем дә шунда эшләде. Ике елдан артык инде, мини-ферма төзеп, терлекләр үрчетәбез.

Агрофирмадан китеп, 2016 елда дәүләт ярдәме – субсидия алып, биш баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзи алар. Хәзерге вакытта сыерларның бишесе дә көтүгә йөри. Тамараны бозаулар янында фотога төшердек. Малахаевларның үзләренең тракторы, печән чабу, җыю, преслау кебек кирәкле агрегатлары булу терлек азыгы хәзерләүне җиңеләйтә. Уллары Евгений белән Валерий да – буй җиткән егетләр, аларның уң кулы.

– Сыерларны кул белән саумыйбыз. Ике савым аппаратыбыз бар, аларның берсен үзебез сатып алган идек, икенчесен программа буенча бирделәр, – дип дәвам итте Тамара Малахаева. – Профилактик ветеринария хезмәтләре өчен бирелүче субсидияне дә алып барабыз. Быел яз көне һәр сыерга дүртәр мең сум исәбеннән 20 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Хөкүмәт төрле яклап булыша. Ләкин сөткә бәянең түбән булуы гына кәефне төшерә. Шулай да сыерларның баш санын киметергә җыенмыйбыз. Әлеге проблеманың уңай хәл ителәчәгенә ышанабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100