news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның картлар һәм инвалидлар йортында лицей укучылары концерт куйды

Ункөнлек барышында район авылларында олы буын вәкилләрен котлаулар, бүләкләүләр, искә алу чаралары уза.

(Кайбыч, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары" , Мингазиз Сөнгатуллин). Октябрьнең беренче көненнән башлап илебездә Халыкара өлкәннәр көне декадасы билгеләп үтелә. Ункөнлек барышында район авылларында олы буын вәкилләрен котлаулар, бүләкләүләр, искә алу чаралары уза, дип яза җирле басма.

Бәйрәм чаралары 27 сентябрьдә үк башланып китте. Бу көнне Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында гомер көзләрен каршы алучы әби- бабайларны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өлкәннәргә иң җылы теләкләрен җиткерде. Чарада социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева катнашты. Бирегә шулай ук, Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее укучылары да кайткан иде. Безнең төбәктән Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайланган Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән лицей укучыларының интернатка бәйрәм концерты белән килүе күркәм традициягә әйләнде.

Лицей укучылары өлкәннәр алдында концерт белән чыгыш ясады. Соңыннан очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100