Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычның Имәнле Бортастагы акъәбисенә Россия Президенты әманәте тапшырылды
Күпне күргән тыл хезмәтчәне Зәйтүнә әби Гайнуллинага 90 яшь тулган.
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты Имәнле Бортас авылында яшәүче тыл хезмәтчәне – 90 яшенә җиткән Зәйтүнә Гайнуллинага адресланган иде. Юбилярга Президент бүләген тапшырырга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Нина Дунаева килде, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
“Сезнең буын вәкилләренең үсмер чоры авыр сугыш елларында сыналды. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән шигарь белән ару-талуны белмичә эшләгәнсез. Тылдагы хезмәт батырлыгыгыз зур ихтирамга лаек һәм бәяләп бетергесез”, – диде Рәмис Хәялиев аны 90 яше белән котлап. Сөбханалла, олы яшьтә булуга да карамастан, үз аягыгызда йөрисез, хәтерегез дә яхшы, киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларыңның ихтирамын тоеп, озак яшәргә насыйп булсын, дип теләде җитәкче.
Мин үзем Апас районының Карамасар авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен, колхозлашу елларын да хәтерлим, дип сөйли Зәйтүнә әби. Әти-әниебез¬ колхозга кергәч, без дә акрынлап эшкә йөри башладык. Барлык чордашларым кебек, миңа да урак урырга да, көлтә суктырырга да, үгез җигеп икмәк ташырга да, урман кисәргә дә туры килде, дип хатирәләрен яңартты ул.
Сугыштан соң, Кайҗыч районы Имәнле Бортас авылына килен булып төшкән. “Тормыш иптәшем сугыш афәтенең авыр¬лыкларын үз җилкәсендә татыган балта остасы Шәйхулла Гайнуллин иде. Өч бала тәрбияләп үстердек. Кызганыч, беренче балабызның гомере бик кыска булды, алты айлык чагында ук үлде. Шәйхулламны да 1961 елда паралич сукты, шуннан урын өстендә калды. Аны 14 ел буе карадым, 1976 елда соңгы юлга озаттык. Ходайның рәхмәте, Казан шәһәрендә яшәүче улым Равил дә, Олы Урсакта гомер итүче кызым Мәдинә дә еш кайталар, ярдәмнәреннән ташламыйлар”, - диде Зәйтүнә әби. Авыл фельдшеры Люция Сабирҗановага да, ничәмә еллар инде, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, миңа ярдәмгә ашыга, дип, олы рәхмәт сүзләрен әйтеп калырга тырышты.
Олы улы Равил: “Безнең әни хезмәт сөючән кеше. Гомер буе колхозда сарыклар, аннан соң мөгезле эре терлекләр карады. Мактау кәгазьләре, төрле күкрәк билгеләре дә күп, хезмәт ветераны медале дә бар, – диде. – Әтиебезне яшь бала карагандай карады, мунчага күтәреп бара, күтәреп кайта иде. Кояшлы көннәрдә, саф һава суласын дип, гел капка төбенә алып чыкты. Ул эштә чакта сеңлем белән барлык өй эшләрен эшләп куя идек. Әни хәзер дә өйне чиста тота, пөхтәлек аның канына сеңгән”.
Әниебез туксан яшькә җитсә дә, аның бер минут та эшсез торганы юк. Ел саен бакчада бәрәңге, теплицада помидорлар үстерә. Кышын ишегалдында кар тотмый, аны урамга түгә, дип сөйли кызы Мәдинә. Килене Гөлирә дә каенанасының озын гомерле булуының серен гел хәрәкәттә булуында күрә.
Имәнле Бортас авылының акъәбисе төп нигездә үзе генә гомер кичерсә дә, ул ялгыз түгел. Балалары туган нигезгә эзне суытмый, дип яза Кайбыч районы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз