news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның иң яхшы мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре акчалата бүләккә лаек булды

Борындык һәм Ябалак авыллары китапханәләре «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә җиңделәр.

(Кайбыч, 19 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләренә акчалата бүләк тапшыру буенча игълан ителгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Кайбыч районының да мәдәният хезмәткәрләре һәм учреждениеләре бар, дип яза җирле басма.

Борындык һәм Ябалак авыллары китапханәләре «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә җиңүче булды.
“Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә эшләүче иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение” номинациясендә Кече Мәме мәдәният йорты җиңү яулады.
Байморза авылы китапханәчесе Валентина Иванова һәм район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Зиядиева – “Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендәге муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре” номинациясендә җиңүче.

Оешмаларга 100 мең сум, иң яхшы хезмәткәрләргә 50 мең сум акчалата бүләк биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100