Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычның иң өлкән кешесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты
17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районының иң өлкән кешесе — Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш ветераны Зиннәт Заһидулин Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышының бар авырлыкларын үз күзләре белән күргән, кабат озак еллар буена финанс өлкәсендә эшләгән Зиннәт Заһидуллин сайлатырга килүчеләрне капка төбендә үк каршы алган. Үз тавышын биргәч, теләкләрен җиткергән.
«Ил халкының бердәмлеге белән генә без Җиңү яулый алдык. Төрле милләт кешеләре бердәм булып яуга күтәрелде. Сугыш кырларында бүгенге матур тормыш өчен көршкән буын без. Алга таба да без алып кайткан җиңүне саклагыз! Бүгенгебез шундый матур, аның кадерен белик», — дигән сугыш ветераны.
Йөз яшенә кадәр сайлау участогына барып сайлаган Зиннәтулла Заһидуллинга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел өендә генә тавыш бирергә тәкъдим итте. Чөнки халык күп йөри торган урыннарда коронавирус йоктыру куркынычы зур, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз