news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәгенә биш ел тулды

Әлеге үзәк тарафыннан биш ел эчендә үткәрелгән чараларда 1600 дән артык кеше катнашкан.

Кайбычның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәгенә биш ел тулды
kaibicy.ru

(Кайбыч, 15 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Людмила Путятинская). Район мәдәният йортында "Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге" коммерцияле булмаган җәмәгатьчелек оешмасының конференциясе узды. Әлеге үзәк оешуга быел биш ел тулды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Конференциядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе» генераль директоры, социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге буенча комиссия рәисе Татьяна Леонтьева, "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче «Балаларда көч» хәйрия фондын оештыручы Гадел Заһретдинов катнашты.

"Сәламәт гаилә – сәламәт авыл" дип исемләнгән конференциягә Кайбыч районының актив гаиләләре, волонтерлар, хәйриячеләр, эшлекле партнерлар, коммерцияле булмаган оешма эшчәнлегенә булышлык итүчеләр чакырылган иде.

Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева биш елда башкарылган эшләре һәм бу елга куелган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул уңышлары турында да сөйләде һәм активистларга рәхмәт белдерде.

Тәрбиягә бала алган, күп балалы, физик мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләр белән биш ел эчендә үткәрелгән чараларда 1600 дән артык кеше катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100