news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Чүти авылында яшәүче карт үз акчасына чишмәләр төзекләндерә

Авыл аксакалы «Ел хәйриячесе – 2017» республика бәйгесендә җиңү яулап, Казанда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алып кайтты.

(Кайбыч, 6 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). «Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер», – дигән борынгылар. Чүти авылында яшәүче 81 яшьлек Мансур абый Хөснетдиновның саваплы гамәлләрен кешеләр генә түгел, судагы балыклар да беләдер, мөгаен. Менә инде дистә елдан артык ул чишмәләр төзекләндерә, дип яза җирле басма

Чүти авылының чын патриоты ул. Монда туа, үсә, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә, күңелендәге игелек орлыклары да биредә бөреләнә. Ике яшьлек чагында әнисе үлә, әтисе Тимергали абый дүрт баланы берүзе үстерә. Мансур абый туган авылы мәктәбендә дүрт класс белем ала. Өч елдан артык Германиядә армия хезмәтен узганнан соң, Казан шәһәрендәге төзелеш училищесында укый. Газ хезмәте күрсәтү буенча курслар тәмамлый. Чүти, Олы Тәрбит авылларын газлаштыруны башлап йөрүче була, моңа зур өлешен кертә. Мансур Хөснетдинов 19 ел буе төзелеш өлкәсендә эшли: күперләр, клублар, фермалар, тегермәннәр төзи. Шушы авыл гүзәле Рузания апа белән гаилә корып, алтмыш елга якын парлы гомер кичерәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстереп, тугыз онык һәм сигез оныкчыкларын сөяләр.

Мансур Хөснетдиновның үзе салган йорты да биредә оста куллы, тырыш хуҗалар яшәгәнен әйтеп тора: һәр җирдә төзеклек, тәртип һәм чисталык. Йорт-җирен генә түгел, кизләүләрне, зиратны да шулай тәртиптә тота ул. Чишмәләрнең картая баруын күреп, аларны чистартуга һәм төзекләндерүгә керешә. Язмам героеннан бу саваплы гамәлләрнең ничек башлануы белән кызыксынам. – Авылыбызда дистәгә якын чишмә бар. Алар арасында Олы чишмә – иң борынгысы, авыл барлыкка килгәннән бирле ага. Шактый еллар элек ташландык хәлгә килеп, аңа илтүче тар гына күпере дә җимерелгән иде, – диде Мансур абый. – Шуннан чыккан чагында бер әби егылган. Моны ишеттем дә, үземнең тракторым да булгач, шуның белән иске күперне тарттырып алдым. Аның урынына яңасын ясадым. Яңа күперне төзегән чагында берәү килде дә, «Бабай, бер тотынгач, чишмәсен дә ясыйсыңдыр инде?» – дип сорады. Менә шулай башланып китте ул, сеңлем.

Олы чишмәдән соң башкаларын да яңарта Мансур Хөснетдинов. Чүти авылына Кайбыч ягыннан кергән чагында ике яклап чишмәләр каршы алуына игътибар иткәнегез бардыр. Мансур чишмәсе һәм Ак чишмә дип йөртелүче әлеге кизләүләргә дә ул җан өргән. Әле тагын Яшел чишмә дигәне дә бар. Һәрберсен төзекләндерү өчен икешәр боҗра, торбалар һәм башка материаллар кирәк булган. Чишмәләрнең тирәсен әйләндереп алган, корылмаларын эшләгән, башларына ай куйган. Алар тирәсенә утыргыч, улак, чиләк кую өчен махсус урын да ясалган. Авыл аксакалы боларның барысын да үз куллары белән эшләгән, барлык чыгымнарын да үзе күтәргән. Эретеп ябыштыручысын да, экскаваторчысын да үз акчасына яллаган. Вакыт һәм чыгымнар белән исәпләшмичә, һәр чишмәнең суын алып, Чабаксар шәһәрендә анализ ясаткан. Мансур абый моны кемдә дә булса суның эчәргә яраклы булу-⁠булмавы хакында сорау туа калса дип эшләгән. Хәйрияче мәңгелек йортны да игътибарсыз калдырмаган. Кирәк-⁠яракларны кую өчен зиратта ике корылма да ясаган – берсен агачтан, икенчесе кирпечтән.

Хәйриячелек – күңел эше, моңа берәүне дә мәҗбүр итмиләр. Шул ук вакытта беркемнең дә артык акчасы да юк. Һәрдаим игелек кылырга нәрсә этәрә? дигән соравыма мондый җавап ишеттем:

– Динебездә болай диелгән: «Һәр кеше үзеннән соң рәхимле балалар калдырырга, агач үстерергә, күперләр салырга, зират һәм чишмәләрне карап-чистартып торырга, хаҗ кылырга бурычлы». Шуңа да зиратны, кизләүләрне тәртиптә тотуны тиеш дип кабул итәм. Биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә йөри ул, дүрт ел элек хаҗга да барып кайткан. – Мансур абыегыз шундый өлгер, тырыш кеше инде ул. Шушы йортыбызның һәр кадагын үзе кагып, берүзе салды. Балаларга дип тагын ике йорт өлгертте, мичләренә кадәр үзе чыгарды, – диде Рузания апа.

Чабаксарда яшәүче иң олы һәм кече уллары Әсхәт белән Фәргать, Казанда гомер итүче Тәлгатьләре, Канаштан кызлары Фәридә һәрвакыт гаиләләре белән кайтып,әти-⁠әниләренә ярдәм итеп тора. Без барганда да Фәридәләре алар янында иде. «Әтиебез гел хәрәкәттә, тик торуны белми. Аңа эш булсын, нәрсәгә тотынса да, кулыннан килә», – диде ул.

Әңгәмәдән соң без Олы чишмәгә бардык. Мансур абый әйтүенчә, элек аның суын Донбасска кадәр алып киткәннәр. Кыш кар-буранлы булса да, чишмәгә илтүче сукмак югалмаган, димәк, су алырга киләләр. Күптән түгел өмә белән тирә-ягын басып киткән агачларны да чистартканнар. Кизләүләргә мәктәп укучылары да килә, Мансур абый белән бергәләп, аларны тәртиптә тоталар. Һәр йортка диярлек су кергән булса да, халык чишмәнекенә өстенлек бирә. Юлчылар аларга туктап су эчә, үзләре белән тутырып алып китә. Яңа өйләнешүче парлар туй көнендә чисталык, сафлык, пакьлек символы булган чишмәләр янында фотога төшә. – Ачкан чишмәләрем халкыма, балаларыма истәлек булсын, челтерәп аккан суларының зәм-зәм сулары кебек шифасы тисен, аларга туктаган юлчыларның сусавын бассын. Миңа ярдәм итүче авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм, – диде табигать җанлы хәйрияче бабабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100