news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Борындык мәктәбе бадминтон буенча команда беренчелеге ачык турнирында җиңде

Бәйгедә катнашкан иң җитез уенчылар, көчле командалар зона, республика ярышларында районның җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

(Кайбыч, 14 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Казан шәһәрендәге ювелир заводларының берсе үз кубогына бадминтон буенча команда беренчелегенә ачык турнир үткәрде. Әлеге компания бу ярышны биредә икенче елын уздыра, дип яза җирле басма.

Әлеге ярышларда бездәге мәктәпләрдән унбиш команда, Апас районының Иске Йомралы мәктәбеннән бер команда катнашты. Һәр командада дүрт кыз һәм дүрт малай чыгыш ясады. Бәйге берьюлы дүрт мәйданчыкта барса да, командалар ике тапкыр җиңелгәнчегә кадәр уйнады, шуңа да ярыш шактый озак дәвам итте.

"Беренче уенда команда уенчылары үз мөмкинлекләрен күрсәтеп тә өлгермәскә мөмкин, шуңа күрә ике тапкыр җиңелгәнче уйнау системасын керттек. Уеннар барышында һәр спортчы бары команда өчен очколар җыя, чөнки бу ярышта шәхси беренчелек юк", – дип аңлатып үтте ярышларны оештыручы район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.

Борындык төп мәктәбе командасының җиңәчәге уен барышында ук күренеп торды. Чөнки команда составында зона, республика, Бөтенроссия, хәтта Халыкара турнирларда осталыкларын күрсәтә алган егет-кызлар чыгыш ясады. Былтыр да алар беренче урынны яулаган иде, быел да беренче! Альмир Гарәфиев, Рияз Гыймадиев, Алмаз Шиһапов, Фәнил Вәлиев, Адилә Хөснетдинова, Алсу Шиһапова, Диана Гобәйдуллина, Фирүзә Хуҗина шәп уйнады.

"Төрле дәрәҗәдәге турнирларда икешәр көн дәвамында уйнарга туры килә. Шуңа да безнең укучылар мондый режимда уйнарга күнеккән. Ювилер заводы кубогына ярышлар киләсе елда да үткәрелер дигән өметтә калабыз, чөнки тагын бер тапкыр отсак, шундый матур кубок безнең коллекциядә калачак", – диде Борындык мәктәбе укучыларының тренеры Хәмзә Юнысов.

Федоровское мәктәбе командасы — икенче, мөрәлелеләр өченче урынга чыкты.

"Бүген иң көчле командалар гадел бәйгедә җиңү яулады дип уйлыйм. Җиңүчеләр үрнәгендә башка командалар да киләсе ярышларга яхшы әзерлек белән килерләр дип уйлыйм. Ярышта катнашучыларга, тренерларына рәхмәтемне ирештерәм", – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, җиңүче командаларга күчмә кубок, Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре тапшырып.

Бәйгедә катнашкан иң җитез уенчылар, көчле командалар зона, республика ярышларында районның җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100