news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычның “Алтын кырлар” җәмгыятендә бөртеклеләр 97,1 процент мәйданда җыеп алынган

Җәмгыятьнең Багай филиалы ындыр табагында эш ике сменада оештырылган

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кайбыч муниципаль районының “Алтын кырлар” җәмгыятендә бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар 7101 гектар мәйданны били. Хәзергә шуның 6895 гектары урып-җыелган, бу барлык мәйданның 97,1 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 34,4 центнер уңыш алына. Кырда эшләүче игенчеләр, шоферлар белән бергә ындыр табагы хезмәткәрләре дә уңышны җыеп алуга үзләреннән саллы өлеш кертә.
Җәмгыятьнең Багай филиалы ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Мәктәп укучылары, студентлар иртәнге сигездән уникегә, көндезге икедән кичке алтыга кадәр эшләсә, хатын-кызлар кичке җидедән төнге уникегә кадәр хезмәт куя.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot