Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесен сайладылар
Җыелышта “Ак калфак”ның яңа составы да сайланды.
(Кайбыч, 1 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сунгатуллина). Кайбычта “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын рәсми рәвештә оештыру җыелышы булды. “Ак калфак”ның Кайбычтагы җитәкчесе итеп бертавыштан “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Җәмилә Сәгыеваны сайладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бөтендөнья Татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев алып барган әлеге җыелышка төрле өлкәләрдә район Советы, башкарма комитетта, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, пенсия яшендәге актив хатын-кызлар чакырылган иде.
Җыелышны башлап җибәргән Рәмис Хәялиев гүзәл затларга “Ак калфак” оешмасының нинди эшләр белән шөгыльләнүе, аның әһәмияте, хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде.
Кайбычта туган телебезне, әби-бабайлардан килүче гореф-гадәтләр, милли моңнарыбызны саклау, балаларыбызны милли рухта тәрбияләү буенча төрле чаралар еш үткәрелә, дини тәрбиягә дә игътибар зур. “Ак калфак” оешмасы әнә шул эшләрнең башында тора.
Җыелышта “Ак калфак”ның яңа составы да сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз