news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычның 18 мәктәбендәге лагерьда 439 бала ял итә

Шул ук вакытта биш мәктәптә 55 бала ял һәм хезмәт легерена йөри

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Хәзерге вакытта Кайбыч муниципаль районының унсигез мәктәбендәге лагерьда 439 бала ял итә. Шул ук вакытта биш мәктәптә 55 бала ял һәм хезмәт легерена йөри, 30 укучы Яшел Үзән районындагы “Сосновый бор” лагеренда сәламәтлеген ныгыта. 27 июньдә Яр Чал¬лы шәһәрендәге “Саулык” сәламәтләндерү комплексына - 45, Апас районындагы “Свияга” ла¬герена ун кеше китәчәк, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Ял һәм хезмәт лагерена нигездә 9-10 класс укучылары йөри. Алар арасында Колаңгы, Мөрәле, Кече Мәме авылында яшәүчеләр дә бар. Аларны мәктәп автобусы көн саен мәктәпкә алып килә, кайтарып куя. Мәктәп яны лагерена да, ял һәм хезмәт лагерена да икенче сменага шул кадәр бала йөрер дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot