news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар якташ Социалистик Хезмәт Героен Яшел Үзәнгә барып котлады

Хезмәт батыры быел гомеренең 9 дистәсен түгәрәкләгән.

(Кайбыч, 28 октябрь, «Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычның хезмәт батыры – әле шушы көннәрдә генә 90 яшенә җиткән Мария Турунтаева гомер көзен Яшел Үзән шәһәрендә үткәрә. Туган авылы Багайдан китеп, шәһәр кешесенә әйләнүенә дистә еллар вакыт узса да, якташлары аны онытмый: аны өенә килеп котладылар. Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Геройлары” җәмәгать оешмасы рәисе Илдус Мостюков та котлау телеграммалары юллаган аңа. Яшел Үзәнгә Социалистик Хезмәт Героен котларга делегация Кайбыч районының баш аграрие Фиргать Басыйров белән берлектә килде. Кайбычтан икәнлекне белгәч, бик шатланды Мария Сергеевна, дип яза "Кайбыч таңнары".

“Безгә сезнең хезмәт батырлыгыгыз яхшы таныш. Кайбыч төбәгенең данын еракларга таратуыгыз, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барлык кайбычлылар исеменнән Сезгә чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткеререгә килдек, – диде Фиргать Басыйров аңа бүләк тапшырганда. – Сезнең чорда терлекчелектә барлык эшләр тулысынча кул көче белән башкарылган. Шуңа карамастан, һәр сыердан 4000-4200әр килограмм сөт сава алгансыз. Совет хөкүмәте тырыш хезмәтегезне Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм Алтын йолдыз медале белән бәяләгән. Хезмәт батырлыгыгыз белән барыбыз да горурлана”.

Мария Сергеевнаның 5нче классны тәмамлауга, 14 яшеннән, колхозда эшли башлый. 1942 елның язында фермага эшкә килә. Шул ук елның кышында, күпчелек яшьтәшләре кебек, аны да урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш елларында аңа җир сөрергә дә, урак урырга да, ташчы булып та эшләргә туры килә. Илгә Җиңү язы килгәч, фермада савымчы булып эшләвен дәвам итә.

“Яшьлек белән без эшнең никадәр авыр булуын тоймаганбыз да. Фермада эш бик авыр иде, чөнки, чыннан да, бөтен эшләр кул көче белән башкарылды. Буйга кечкенә булсам да, башкалардан калышмас өчен, йөгерә-йөгерә эшли идем”, – дип искә ала Мария Сергеевна яшьлек елларын.

Татарстан терлекчеләре арасындагы ярышта җиңү яулаган Мария Турунтаева Республиканың Мактау китабына кертелә һәм, Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Ә 1971 елда ул Ленин ордены, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була һәм аңа урак белән чүкеч төшерелгән алтын йолдыз тапшырыла. Үз-үзен аямыйча эшләгән савымчы, сәламәтлеге какшау сәбәпле, лаеклы ялга чыга. Шуннан соң тормыш иптәше белән Яшел Үзән шәһәренә бердәнбер кызлары Валентина янына күчеп китәләр. “Безнең әни бер вакытта да эшсез тормады. Үз йортлары белән яшәгәнлектән, бакчаларында ни генә үстермиләр иде. Безне дә, оныклары Валерий гаиләсен дә яшелчәләр белән тәэмин итеп тордылар, - ди кызы Валентина. - Ул әле хәзер дә бакчада кайнаша, теплицада яшелчәләр үстерә. Аның бакчасында бер чүп үләне дә табып булмый”. Озын гомерле булуының сере дә гел хәрәкәттә булуындадыр, дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100