news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар Ульяновск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частькә барды

Кайбычлылар Ульяновск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частькә барды

(Кайбыч, 22 октябрь, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Кайбычлылар Ульяновск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частькә барды. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Ульяновск шәһәрендәге элемтә гаскәрләренә белгечләр әзерләүче 42731нче хәрби частендә бүгенге көндә Кайбычтан биш кеше хезмәт итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин, егетләрнең әти-әниләре, мәдәният хезмәткәрләре, Хуҗа Хәсән мәктәбенең яшь армиячеләре әлеге хәрби частьтә булып кайтты.

Тантаналы очрашу Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Алар тарафыннан яңгыраган хәрби-патриотик җырларга солдатлар үзләре дә кушылды. Курсантларның барысын да район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде.

Алексей Николаевич сәясәт эшләре буенча командир урынбасары вазифасын башкаручы Денис Хомяковка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Солдатлар алдында Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин да чыгыш ясады.

Тантанадан соң район үзәгендәге "Рәйхан" кафесы хезмәткәрләре хәрби частьтә хезмәт итүче барлык Татарстан солдатларын милли ризыклар белән сыйлады. Төрле миләттән булган егетләр татар халкының камыр ашларыннан авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100