news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ачтылар

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да авылдашларымны бәйрәм белән котлады.

(Кайбыч, 30 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Илүзә Сафина). Нәүрүз — республикада милләтләр дуслыгын тагын да көчәйтүче бәйрәмнәрнең берсе. Ул районның Иске Чәчкаб, Кече Кайбыч, Чүти, Мөрәле һәм башка авылларында да үтте, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.

Мөрәле авылында да Нәүрүз бәйрәме күңелле узды. Ул көнне кояш та болытлар арасыннан сирәк булса да чыгып, кунакларны сөендерде. Нәүрүз елның иминлеген, муллыгын теләп үткәрелә. Бәйрәмгә берничә көн кала, балалар бергә җыелышып, авылым урамнарын урады, йорттан йортка кереп “Нәүрүз, мөбәрәкбад!” дип, җырлап, биеп карга боткасына ярмалар, йомырка җыйды. Телеңне йотардай ботка төрле ярмалардан пешерелә. – Балалар карга боткасына әйберләр җыюда бик теләп катнашты. Мондый бәйрәмнәргә үсеп килүче яшь буынны җәлеп итү юкка түгел, алар гореф-гадәтләрне белеп үсәргә тиеш. Бәйрәмне авыл җирлеге, китапханә һәм мәктәп белән берлектә оештырдык. Һәр өйгә кереп, авыл халкына бәйрәмнең кайчан уздырылуын да хәбәр иттек, – диде мәдәният йорты методисты Венера Фруэнтова. Бәйрәмгә күрше авыллардан да килгәннәр иде. – Мондый бәйрәмне минем күргәнем юк иде әле. Безнең авылда ул башкачарак, Май чабу булып үтсә дә, икесендә дә язны каршылыйлар. Шундый күңелле булды, – диде Федоровскоедан килгән Адилә Миңнуллина. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да авылдашларымны бәйрәм белән котлады: – Нәүрүз тынычлык, дуслык бәйрәме булып алга таба да дәвам итсен. Эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, тыныч көннәр телим. Юлларыгыз, эшләрегез гөрләп барсын, йөзләрегездә шатлык нурлары балкысын, табыннарыбыз мул булсын, – диде ул.

Бәйрәм укучылар тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Чарага Нәүрүзбикә, Кояш, бабай белән әби, көн һәм төн геройлары да килгән. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, үз урынын язга бирәсе килми әле аның. Шуңа күрә, көч сынашмыйча, тартышмыйча яз кызына – Нәүрүзбикәгә урынны бирмәде Кыш бабай. Үзара бераз ярышканнан соң, аларның командалары да көч сынашты. Йомырка салынган кашык белән, капчык киеп һәм чана тартып та йөгерделәр. Әллә Кыш бабай эри башлаганга, әллә Нәүрүзбикә җитез иде, икенче команда көчлерәк булып чыкты. Ел фасыллары турында укучылар мәкальләр дә күп белә икән. «Язның бер көне ел туйдыра», «Яз языл, кыш кысыл»... Бу көнне барысы да – олысы-⁠кечесе рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан авылдашлар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйланды. Ә казанда пешкән ботка телне йотарлык тәмле иде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100