news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычлылар Мордовиягә Сабан туена җыена

Алар анда сәүдә итәчәк, халык уеннарын оештырачак һәм зур концерт куячак.

Кайбычлылар Мордовиягә Сабан туена җыена
Кайбыч таңнары

(Кайбыч, 5 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Бу атнаның шимбәсендә Кайбыч районы вәкилләре район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә Мордовиянең Ләмбрә районына керүче Аксюн авылына Сабан туена бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу авыл иң зур татар авылларының берсе. Быелгы Сабан туенда авылның 350 еллыгын зурлап үткәрәчәкләр. Кайбычлылар анда сәүдә итәчәк, халык уеннарын оештырачак һәм зур концерт куячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot