news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар “Үлемсез полк” акциясенә әзерләнә

Бәйгедә җиңгән өчен укучыларга Казандагы аквапарк ка утыз билет биргәннәр. Ата-аналар исә Камал театрына спектакль карарга барачак.

(Кайбыч, 7 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"Луиза Сөнгатуллина).  Кайбычның республикада үткәрелгән «Тату класс серләре” бәйгесе җиңүчеләре “Үлемсез полк” акциясенә әзерләнә. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы сайты хәбәр итә.

Борындык мәктәбендәге 6 класс укучыларының ата-аналар комитеты республикада призер булды. Ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры җиңүчесе – Борындык мәктәбенең алтынчы классында укучыларның ата-аналары бу юлы да сынатмады. Алар, бәйгенең «Гаилә, мәктәп хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» дигән юнәлеше буенча чыгыш ясап, республика призерлары булдылар. 

Бу көннәрдә укучылар һәм әти-әниләре Бөек Җиңү көненә әзерләнә. Алар, бергәләшеп, Хәтер китабын өйрәнә, сугыш чоры хатирәләрен барлый, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын яңарта. Республикада әле беренче тапкыр гына үткәрелгән бәйгедә призер булулары белән чын күңелдән горурланалар. Бәйгедә чыгыш ясаганда да көчле булуларын расладылар. –Мин үзем алтынчы класста ата-аналар комитеты рәисе. Класста ун укучы белем ала. Казанда без Адиләнең әнисе Раилә Хөснетдинова, Алинәнең әтисе Ришат Ибраһимов, Гүзәлнең әнисе Гөлнара Хәйруллина белән бергә чыгыш ясадык, – диде Ләйсән Тимершина. – Гөлнара ханым безнең класс җитәкчесе дә. Мин анда сәламәт яшәү рәвеше, балаларны яман гадәтләрдән саклау турындагы проектымны уңышлы якладым. – Классыбыз белән «Үлемсез полк» акциясендә катнашу – зур горурлык ул. Без бабаларыбызның батырлыгын онытмаска тиеш. Җиңү көненә дә әти- әниләребез белән бергә әзерләнәбез, – диде аның кызы Лия.

Бәйгедә җиңгән өчен укучыларга Казандагы аквапарк ка утыз билет биргәннәр. Ата-аналар исә Камал театрына спектакль карарга барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100